Уфада социаль-хезмәт өлкәсендәге дүрт конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Алар – “Русиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы”, “Иң яхшы һөнәр иясе” Бөтенрусия конкурсларының төбәк этабы, “Башкортстан осталары-2019”, “Иң яхшы остаз-2019” республика конкурслары.
Бүләкләрне тапшырып, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова җиңүчеләрне котлады һәм социаль партнерларга – Башкортстан Профсоюзлары федерациясе рәисе Марат Хөсәенов һәм Эш бирүчеләр берлеге җитәкчесе Айдар Насыйбуллинга конкурсларны үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Арытаба Ленара Иванова һәрбер конкурс турында кыскача сөйләде һәм, җиңүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, аларга гаилә иминлеге, сәламәтлек, һөнәри уңышлар теләде.