Чарада катнашучылар инклюзив белем бирүне үстерү, уңайлы мохит булдыру, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру, медицина ярдәмен камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсен системалы башкарырга кирәк. Әлеге эш кысаларында республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча узган эшлекле киңәшмәдә мөһим карарлар, шул исәптән 2020 елдан инвалидларны стажировкага алу өчен каралган акча күләмен 2,5 миллион сумнан 12,5 миллион сумга кадәр арттыру турында да документ кабул ителде.
Өстәмә рәвештә эш бирүчеләр тарафыннан инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота исәбенә буш урыннарга мониторинг оештырылачак.
Моннан тыш, алдагы елда республика предприятиеләре һәм оешмалары арасында “Оешмада инвалидларны эшкә урнаштыру өчен” номинациясендә конкурс үткәрү планлаштырыла.
“Башкортстан ихаталары” программасын гамәлгә ашырганда инвалидар өчен уңайлы мохит булдыруга зур игътибар бирелә. Шул ук вакытта тротуарларның, җәяүлеләр юлларының, ихаталарның, уен мәйданчыкларының, күпфатирлы йортлар подъездларының аз мобильле гражданнар өчен уңайлылыгы бәяләнә.
Утырышта катнашучылар, шулай ук, инвалид балаларга медицина хезмәте күрсәтүне камилләштерү чаралары турында фикер алышты. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова хәбәр итүенчә, декабрьдә район һәм шәһәрләрдә сәламәтлегендә тайпылышлар булган балаларга профилактик тикшерүләр үткәрү һәм гигиена буенча укыту оештыруның ункөнлеге узды. Барлыгы 9 674 инвалид бала, шул исәптән 948 аз хәрәкәтләнүче сабый тикшерү үткән. Министр урынбасары инвалид балаларга медицина ярдәме күрсәткәндә һәм аларны дарулар белән тәэмин итүдә пациентларны маршрутлаштыру кертү турында сөйләде.