+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
15 гыйнвар 2020, 08:45

Участок урынына акча биреләчәк

Өч һәм аннан да күбрәк яисә инвалид балалары булган һәм шәхси торак төзелеше өчен җир участогы алу хокукына ия гражданнар җир урынына акчалата түләү алала. Аның күләме күпме?

Өч һәм аннан да күбрәк яисә инвалид балалары булган һәм шәхси торак төзелеше өчен җир участогы алу хокукына ия гражданнар җир урынына акчалата түләү алала. Аның күләме күпме?

Өч һәм аннан да күбрәк яисә инвалид балалары булган, шәхси торак төзелеше өчен җир участогы алу хокукына ия гражданнар җир урынына 250 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алала.
Республика парламенты депутатлары "Башкортстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен җайга салу турында" Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектын якындагы пленар утырышта карарга ниятли.

"Компенсация гражданнарның ризалыгы белән генә биреләчәк, ягъни җир яки акча сайлау хокукы булачак, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. - Әлеге чара ташламалардан файдаланучыларга уңайлы булсын өчен тәкъдим ителгән. Кайбер муниципалитетларда җир бүлеп бирү, территорияләрнең тиешле инфраструктурасын тәэмин итүдә кыенлыклар бар".

Кешеләр еш кына үз участокларында уңайлы яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән урыннарда җир алмый, дип билгеләп үтте спикер. Күпләр йорт төзелеше белән бәйләнергә теләми яки мондый финанс мөмкинлекләре юк, я шәһәр фатирын шәхси йорттан өстенрәк күрә.

"Мондый категория гражданнар өчен акчалата түләү участоктан яхшырак булыр иде. Тиешле законны кабул итү аларга мондый мөмкинлек бирәчәк", — дип аңлатты Константин Толкачев.
Фото: Башинформ
Читайте нас