Бюджет кодексына тиз арада үзгәрешләр кертеләчәк.
Ил Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка Юлламасында беренче балага Ана капиталы түләү турында фикере яңгырады.
Бу түләүләрне март-апрельдә гамәлгә ашыра башлаячаклар. Моның турында Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб әйтте.
Билгеле булуынча, бу түләүләр 2020 елда 466 мең 616 сум булачак. Ә икенче бала туган очракта бу түләүләргә тагын 150 мең сум өстәләчәк.