+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
21 гыйнвар 2020, 07:20

Беренче балага ана капиталын марттан түли башлыйлармы?

Хәзерге вакытта депутатлар һәм сенаторлар ашыгыч рәвештә Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка Юлламасындагы йөкләмәләрне үтәү өчен кирәк булган закон проектларын карарга әзерләнә.

Хәзерге вакытта депутатлар һәм сенаторлар ашыгыч рәвештә Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка Юлламасындагы йөкләмәләрне үтәү өчен кирәк булган закон проектларын карарга әзерләнә.

Дәүләт думасының Социаль сәясәт комитетында басмага белдерүләренчә, беренче балага ана капиталын, балаларга торак түләүләре кебек үк, март-апрель айларында ук рәсмиләштерә башлаячаклар.

Әмма моның өчен «Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында» һәм «Гаиләгә ярдәмнең өстәмә чаралары турында» гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертергә кирәк, дип билгеләп үттеләр Федерация Советында.

Бюджет кодексына да сизелерлек үзгәрешләр кертеләчәк. Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы Светлана Бессараб билгеләп үткәнчә, кертелгән закон проектларын Дәүләт думасында тиз арада караячаклар.

Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский сүзләренә караганда, сенаторларның төп бурычы — таләп ителә торган документларны эшләү һәм анализлауга актив керешү, шулай ук «тиешле инициативаларны үтүгә "яшел ут" бирү».

Бу чаралар, шулай ук, "Демография" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда зур этәргеч булып тора.



Фото: "Башинформ" агентлыгыннан
Читайте нас