Даими индекслау Русия Конституциясенең 75 статьясы белән ныгытылачак.
Русиядә эшләгән пенсионерларның пенсияләрен индекслау 2016 елда туктатылган иде. Конституциягә Президент Владимир Путин тәкъдим иткән үзгәрешләр аларның да акчасын башкаларныкы кебек үк арттыруны күздә тота.
Дәүләт думасында Төп законга кертелергә тиешле үзгәрешләрне тикшергәндә, киләчәктә индекслауның даими рәвештә башкарылачагы турында Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча эшче төркем рәистәше Талия Хәбриева белдергән.
Аның фикеренчә, пенсияләрне даими индекслау, шул исәптән эшләгән пенсионерларныкын да, Конституциянең 75 статьясы белән ныгытылачак.