Салаватта яшәүче Любовь Герасимованың кул-аяклары эшләми. Аның берничә көн ашмаган чаклары да була.
Әлеге вакытта ул дәваханәдәге паллиатив бүлектә.
Гыйнварда аның янына волонтерлар килгән, хатын соңгы тапкыр берничә көн элек ашаганы турында сөйләгән. Любовь ярдәм кирәклеге турында әйткән, социаль яклау органнары атнага ике тапкыр гына түләүле хезмәтләр тәкъдим иткән.
Якын дусты Рәсимә апа элек аны опекуны каравы хакында сөйләгән. Быел ир үлгән, хәзер аны карарга кеше калмаган. Башта, хакимияткә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, барысы да яхшы барган, тик соңрак Люба социаль хезмәткәрләрдән, инвалидлык буенча пенсиядән баш тарткан, диләр.
Тагын аны карарга туганнары барлыгын да әйтәләр. Рәсимә апа әйтүенчә, бу мөмкин түгел, чөнки Люба нинди дә булса документка кул куя алмый, ә туганнары аның турында күптән оныткан.
Әлегә Любаны дәваханәгә салганнар. Әмма озакка түгел. Аның алдагы тормышы нинди булыры билгесез.