+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
29 гыйнвар 2020, 11:52

6 бала,15 квадрат метр, 15 яшьлек кыз - утызда

Башкалада яшәүче Федоровлар гаиләсе 2 бүлмәле фатирның 15 квадрат метрлы бүлмәсендә көн күрә, рәсми чират буенча алар тиешле фатирны 15 елдан соң, ягъни өлкән балаларына 30 яшь тулганда алачак.

Башкалада яшәүче Федоровлар гаиләсе 2 бүлмәле фатирның 15 квадрат метрлы бүлмәсендә көн күрә, рәсми чират буенча алар тиешле фатирны 15 елдан соң, ягъни өлкән балаларына 30 яшь тулганда алачак.

14 яшьлек Арина һәм Карина, 8 яшьлек Милана, 7 яшьлек Паша, 4 яшьлек Матвей, 4 яшьлек Богдан һәм аларның әти-әниләре Настя һәм Сергей яши торган бүлмәнең диварлары күгәргән. Караватлары берсе өстенә икенчесе куелган, дәрес әзерләргә кечкенә өстәл янында коляска кысылган. Ә күрше бүлмәдә әби белән бабай яши.

"Ничек шул кадәр бала табарга булдыгыз? - дигән сорауга Анастасия "Мин абортларга каршы", - җавап бирә.
- Без барыбыз да бу бүлмәдә яшибез, - ди ул. - Ирем төнге сменалар һәм командировкалар алырга тырыша.
Федоровлар мондый шартларга күнеккән инде. Өйдәге һаваны дивардан чыгарып булмый торган күгәрек исе генә боза — аның белән ничек кенә көрәшсә дә, ул барыбер янә килеп чыга. Шул аркада Федоровларның бер улы - астма, икенчесе аллергиядән җәфалана. Әби белән бабай да астматиклар.

Федоровларның һәрберсенә 1,8 квадрат метр торак туры килә, ә закон буенча 12 квадрат метр каралган. Русия Торак кодексы хроник авыруларның авыр төрләре белән интегүче гражданнарга чиратсыз фатир алырга мөмкинлек бирә. Әмма Анастасия ведомство бусагасын күпме генә таптамасын, бернигә дә ирешмәгән.

Бу гаилә торак сатып алуга чират тәртибендә социаль түләүләр алачак, әлеге максатларга республика бюджетыннан җибәрелә торган акчалар күләменнән чыгып биреләчәк, - диләр мэриядә.

Демографияне яхшыртабыз дибез инде ә?!

Бу хакта тулырак: https://ufa1.ru/text/gorod/66466651/



Фото: ufa1.ru
Читайте нас