+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
29 гыйнвар 2020, 06:48

Банк бурычка түгел, шатлыкка күмсен!

Федераль программа кысаларында авылда торак шартларын яхшыртучыларга да дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк

Федераль программа кысаларында авылда торак шартларын яхшыртучыларга да дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк

Быел илебездә авылда яшәүчеләрнең тормыш хәлен һәм тәгаен торак шартларын яхшырту юнәлешендә дәүләт тарафыннан зур бурычлар куелды. Авыл җирендә йорт салырга яисә кече бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә миллиардларча сум ташламалы кредитлар, субсидияләр каралган. 2019 ел ахырына кадәр дәвам иткән федераль программалар, мәсәлән, соңгы елларда авылның социаль йөзен яхшыртуда көн кадагындагы проблемаларны дәүләт ярдәме белән хәл итү мөмкинлеген бирде. Әйтик, “Башкортстан Республикасында авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” программасын тормышка ашыру өчен биш ел дәвамында 6 миллиард сумнан күбрәк акча бүленде һәм аның яртысы — республика казнасыннан.
Башкортстанда авылда кече бизнесны үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Аның нәтиҗәләре дә яхшы. Бу авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары оештыруда да күренде. 2018-19 елларда, мәсәлән, яңа оештырылган шундый категориядәге берәмлекләр саны буенча республика ил төбәкләре арасында беренче урынга чыкты. Соңгы ике елда Русиядә барлыкка килгән яңа авыл хуҗалыгы кооперативларының 16 проценты — Башкортстанда.
Быел авылда яшәүчеләр өчен нинди дәүләт ярдәме төрләре карал­ган? Башкортстанга ул нинди яңалыклар алып киләчәк?

Башкортстан Хөкүмәте быел да авылда кече бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтү күләмен 1 миллиард сумнан киметмәү максатын куя. Бу турыда Хөкүмәт вице-премьеры, авыл ху­җа­лыгы министры Илшат Фазрахманов оператив киңәшмәдә белдерде.
— Соңгы елларда без авылда кече малтабарлыкның төрле юнәлешләрен үстерү юлларын халык белән бергә өйрәндек, — ди Илшат Илдус улы. — Инициатива эшләргә теләк белде­рүчеләрнең үзләреннән булганда эшкуарлыкка булышлык, аңа фәнни һәм методик ярдәм күрсәтү күпкә нәтиҗә­лерәк һәм ышанычлырак. Гомум­дәүләт программалары кысаларында авылда кече бизнесны үстерү максатында беренче тапкыр бер миллиард сум күләмендә акча бүленә. Анда грант программаларына да, урындагы башлангычларга — керемле предприятиеләр оештыру программаларына гаять зур сумма каралган. Һәм бу — яңа ил тарихында моңарчы булмаган ярдәм. Башкортстанга бү-ленгән сумманы максатлы һәм нәти­җәле файдалану бурычын куябыз.
Белешмә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2020 елга кадәр дәвам иткән гомумдәүләт программасы кысаларында республикада 119 берәмлек авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, 120 фермер хуҗалыгы оештырылган. Авылларда 620 яңа эш урыны булдырылган. Болардан тыш, 33 КФХ һәм кооператив яңа техника сатып алган.
Илшат Фазрахманов белдерүенчә, федераль программа буенча бүленгән акчаларны бирү тәртибендә “үтәкү­ренмәлелек” мөһим роль уйный. Ташламалы дәүләт ярдәменә дәгъва итүчеләр, һәркайсы төпле бизнес-план әзерләп, комиссия алдында аграр бизнес проектын яклый. Иң уңышлылары гына авылда үз шөгыль­ләрен дәүләт ярдәмендә дәвам итү өчен фатыйха ала.
Яңа елдан гамәлгә кергән “Авыл территорияләрен тотрыклы үсте­рү” программасы, нигездә, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелә. 2020-22 елларда, мәсәлән, авылларны төзекләндерүгә, тәртипкә китерүгә 4,7 миллиард сум акча бүленәчәк, шуның 3 миллиард сумы — федераль казнадан. Әлеге акчалар субсидияләр ярдәмендә торак төзеле-шен үстерүгә, газ һәм суүткәргечләр белән тәэмин итүгә юнәлтеләчәк. Торак пунктларны комплекслы төзү кысаларында республиканың җиде районында 11 проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Әйтик, Чакмагыш районында 200 балага исәпләнгән мәктәп төзеләчәк, ә Яңавыл районында 50 урынлык балалар бакчасы сафка басачак.
“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы, гомумән, Русия авыллары үсешен яңа биеклеккә күтәрү буенча амбициоз бурычлар билгели. Алдагы берничә елда Хөкүмәт авылда яшәү­челәрне уңайлы торак белән тәэмин итүне яхшыртуда зур адым ясамакчы. Әйтергә кирәк, яшәү шартларын шә­һәрдәгегә якынайтып, дәүләт авыл халкы санын тотрыклы саклау бурычын куя. Ягъни, программа уңышлы дәвам иткәндә, авылда яшәүчеләр илдәге гомум халыкның кимендә 25,3 процентын тәшкил итәргә, шул ук вакытта, уртача айлык эш хакы шәһәр­дәгенең 80 проценты күләменә җи­тәргә тиеш. Әлеге документта янә дә авылда уңайлы торак күләмен андагы гомум торак мәйда­нының 50 процентына җиткерү максаты куела.
Мондый хәбәрне, әлбәттә, “Рос-сель­хозбанк” зур теләк белән кабул итте, чөнки финанслау, нигездә, алар аша башкарылачак. Ташламалы авыл ипотекасы торак төзелешен дә җан­ландырачак.
Ипотека программасы берничә максатны күз уңында тота:
*авыл территориясе чикләрендә җир участогы алу һәм анда подряд килешүе буенча йорт салу;
*җиренә милек хуҗасы булучыларга подряд килешүе буенча торак йорт салу, яки төзелә башлаганын тәмамлау;
*авыл биләмәләре чикләрендә төзелгән, яки төзелә башлаган милек бинасын алуда яисә җир учас­тогы булган милек объектларын сатып алуда ярдәм итү.
Белешмә. Еллык процент ставка күләме федераль Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан билгеләнә һәм ул 0,1 проценттан (төбәкләр ягыннан да финанс ярдәме күрсәтелгән очракта) 3 процентка кадәр тәшкил итә. Шәхси страховкаланган очракта, ставка күләме 2,7 про­цент­тан артмаячак. Базар бәя­лә­рендә кабул ителгән банк ставкасы белән ташламалы ставка аермасын субсидияләүне дәүләт үз өстенә ала.
— Без Башкортстанда ташламалы авыл ипотекасы программасына ихтыяҗ зур булыр дип уйлыйбыз, — ди “Россельхозбанк” акционерлар җәм­гыятенең Башкортстан филиалы директоры Алексей Самсонов. — Ставка күләменең түбән булуы да, шәһәрдән авылга күченеп китәргә теләүче­ләрнең артуы да шундый нәтиҗә ясарга нигез бирә. Шунысы куанычлы: соңгы елларда авылда тормыш шартлары яхшыра баруы биредә эшче көчләрне, һөнәр ияләрен калдыруга булышлык итте. Мәгълүм булуынча, республика Башлыгы Радий Хәбиров­ның аграр һөнәргә ия булган яшь белгечләрне туган якларында күбрәк калдырырга чакыруы да коры теләк булып кына калмады. Ул, беренче чиратта, авыл мохитен яхшырту, торак төзе­лешен күтәрү һәм авылда кече малтабарлык белән шөгыльләнергә теләүчеләргә дәүләт ярдәмен арттыру бурычын куя. Авыл проблемаларына федераль дәрәҗәдә игътибар һәм дәүләт ярдәме булганда, алдагы бер­ничә елда уңай үзгә­решләрне күреп куанырбыз дип ышанам.
Ташламалы авыл ипотекасы күпме күләмдә һәм ничә елда түләү шарты белән бирелә, дигән сорауга Алексей Николаевич болай дип җавап бирде:
— Кредит 25 елга кадәр бирелә һәм аның күләме 100 мең сумнан 3 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Ленинград өлкәсе һәм Ерак Көнчыгыш федераль округы өчен сумма 5 миллион сумга җитә. Әйтергә кирәк, ипотека алганда әлеге программада катнашучының үз акчасы да җәлеп ителергә һәм ул әлеге максатка бирел­гән акчаның 10 проценты күләмендә булырга тиеш.
Алексей Самсонов билгеләвенчә, ташламалы ипотеканы 21дән 65 яшь­кәчә булган һәр граждан алырга мөмкин. Әлбәттә, төп шарт — клиент авыл җирендә теркәлгән булырга тиеш. Ипотека алучының түләү сәләт­лелеге ачыкланганда аның башка төрле керемнәрен, шул исәптән шәхси хуҗалыктан алынганнарын да, исәпкә алу мөмкинлеге бар.
“Ташлама”, “ипотека”, “кредит” төшенчәләре әлегә кадәр авыл халкында күбрәк кире фикерләр генә тудырып килде. Хәзер исә федераль программа кысаларында авылда яшәү­челәргә торак төзергә дәүләт ярдәм күрсә­тергә әзер торганда ике­ләнергә яисә шикләнергә урын юк. Банк хезмәте һәркемгә бурычка түгел, шатлыкка күмелергә ярдәм итсен!

Олег Төхвәтуллин.
Фото: https://gorobzor.ru/

Читайте нас