Районда социаль-көнкүреш объектларына беренчел игътибар бирәләр.
2019 елда гына да, финанслауның төрле чыганакларын файдаланып, Буралы, Игмәт, Исәмәт, Иске Татыш, Краснояр, Красный Октябрь, Югары Череккүл һәм Яңа Нәдердә фельдшер-акушерлык пунктларында капиталь ремонт ясалды.
Башка авылларда да көнүзәк проблемаларны хәл итүгә җитди игътибар бирелә – суүткәргечләр яңартыла, мәктәпләр ремонтлана, юллар, зиратлар төзекләндерелә.
Мәсәлән, урындагы башлангычларга ярдәм программасына барлык хакимиятләр дә диярлек кушылды. Базытамак авыл Советына караучы Мари-Мәнәвез авылында яшәүчеләрнең Илеш муниципаль районы Советы секретаре Игорь Никифоров катнашлыгында үткән җыелышында, әйтик, клубны ремонтлау мәсьәләсе күтәрелде.
Авыл хакимияте башлыгы Айдар Мосабиров башкарылачак эшләрнең беренчел сметасын бәян итте. Җыелышта катнашучылар урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашырга һәм, һәр ихатадан 2000 сум акча җыеп, ремонтка үз өлешләрен кертергә карар итте.