Башкортстан 2020-22 елларда социаль контрактлар программасын тормышка ашыруга 1,12 миллиард сумнан артык акча юнәлтәчәк - ел саен 375,6 миллион сум.
Акчаларның төп өлеше федераль бюджеттан алынган, төбәк казнасыннан 2020 һәм 2021 елларда - 51,2 миллион сум, 2022 елда 71,5 миллион сум бүленәчәк.
Хәерчелеккә каршы көрәш программасын финанслау арту сәбәпле, анда күбрәк кеше җәлеп ителәчәк - 2024 елга кадәр ел саен 2 меңгә кадәр, шул рәвешле барлыгы 10 мең гаилә ярдәм алырга тиеш. Нәтиҗәлелек күрсәткече яшәү минимумыннан югарырак керем булырга тиеш.
Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр иткәнчә, 2014-19 елларда 6728 кеше адреслы ярдәм алган. Шәхси хуҗалык алып бару өчен 50 мең сумга кадәр акча алу аеруча популяр булган. Авыл җирендә яшәүче 6570 кеше (нигездә, алар йорт хайваннары сатып алган) шушы ярдәм чарасын файдаланган. 100 мең сумга кадәр ярдәм алып, 151 кеше (2%) шәхси эшен ачкан. 7 кешегә һөнәри белем алуда ярдәм күрсәтелгән. Моның өчен 15 мең сумга кадәр акча бүленә.
Шулай ук, программа эш эзләүдә ярдәм күрсәтә, бу бигрәк тә шәһәр халкы өчен мөһим.
Әлеге министрлык Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән шәхси эшкуарлар санын арттырырга өметләнә. Моның өчен "күп еллар аз керемлеләр хәлендә булган" кешеләрнең инициативалары булмау белән бәйле вәзгыятьне үзгәртергә кирәк булачак, - дип билгеләп үтте Ленара Иванова.