"Акваәни" - йөкле ханымнар өчен бассейнда шөгыльләнү проекты ул. Бу проект шәһәрдә 2019 елдан башлап эшли һәм булачак әниләр арасында популярлаша бара.
Иҗат сарае бассейнында алар тәҗрибәле тренер күзәтүе астында шөгыльләнә. Әйткәндәй, суда аэробика белән шөгыльләнү өчен бик арзан, символик хак куелган.
Дәваханә табиблары якын киләчәктә "Акваәни" проектын Агыйдел шәһәрендә дә оештырырга теләве турында хәбәр итте.