Башкортстан Хөкүмәтендә республика территориясендә формаль булмаган мәшгульлекне киметү һәм эш хакын вакытында түләү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Чараны видео-конференцэлемтә төрендә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова алып барды.
Көн тәртибендә тикшерелүче төп мәсьәлә – республика территориясендә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү механизмнары. Шуларның беренчесе – формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча эшне оештыру. Ленара Иванова билгеләп үткәнчә, республика елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлады: 61 894 хезмәткәр һәм 686 хуҗалык итүче субъект легальләштерелгән. Бу, контроль күрсәткечкә күчереп исәпләгәндә, 104,5 процент тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан Русия төбәкләре рейтингында бер ел эчендә 37нче позициядән 9га күтәрелде.Утырышта, шулай ук, хезмәткәрләрнең эшләве турындагы мәгълүматларны электрон төрдә формалаштыруга һәм алып баруга әзерлек мәсьәләсе дә тикшерелде. Эш бирүчеләр агымдагы елның 30 июненә кадәр һәр хезмәткәргә аның хезмәт кенәгәсен кәгазь вариантта алып бару яисә тулысынча электрон формага күчү турында язма рәвештә хәбәр итәргә тиеш. Бу, оештыру-хокукый һәм милек төре нинди булуга карамастан, барлык оешмаларга да кагыла.
Арытаба чарада катнашучылар республика оешмаларында хезмәтне саклау һәм производствода имгәнү очраклары торышы, Бердәм дәүләт социаль тәэминат системасына кертелгән социаль яклау чараларын тикшерү нәтиҗәләре турында фикер алышты.