Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының күптән түгел игълан иткән мәгълүматларына караганда, бүген Русиядә уртача гомер озынлыгы - 70 яшь тирәсе. Гомер озынлыгы күрсәткечләре буенча без нибары 46нчы урында.
Экспертлар әйтүенчә, русиялеләр начар гадәтләре күп булуы аркасында шундый кыска гомерле. Чыннан да, тикшеренүләрдән күренгәнчә, беренчедән, дөньяның бер генә илендә дә аракыны бездәге кебек күп эчүче юк.
Икенчедән, Русия халкы тәмәке тартырга ярата. Әгәр Европада кеше көнгә ике-өч тәмәке көйрәтсә, бездә көн саен берәр кап тартып бетерүчеләр бик күп. Уртача гомер озынлыгына эчкечелек белән тәмәке тартудан тыш тәэсир итүче өченче сәбәп – наркоманлык. Экспертлар сүзләренә караганда, бүген яшьләрне, ягъни илнең демографик хәлен яхшыртырга тиешле, бала табу яшендәге кешеләрне наркотиклар күпләп кыра. Шулай ук сәламәтлек саклау системасының кимчелекләре, иртәгәсе көнгә ышаныч булмау, физкультура белән шөгыльләнмәү дә Русиядә кешенең гомерен кыскарта икән.
“Безнең илдә тагын бер зур гына проблема бар, ләкин бу хакта, никтер, уртага салып сөйләшмиләр. Ничек кенә сәер яңгырамасын, әмма дөресе шул: Русиядә халык озак яшәргә ашкынып бармый. Психологлар сүзенә караганда, безнең илдә кешеләр картлыкны хәерчелек, төрле чирләр, беркемгә кирәксезлек белән бәйләп күз алдына китерә. Шуңа күрә халыкның картлыкка кадәр яшисе килми, алар вакытында үлеп китүне кулай күрә.
Психологлар раславынча, кешенең үзен фәлән яшькәчә генә яшәргә дип көйләп куюы бик тә начар нәрсә икән, чөнки андый көйләү, нигездә, тормышка аша, ди алар.