+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
13 февраль 2020, 08:50

Ана капиталын алу күпкә җиңеләя

Ана капиталы һәм балага пособиеләр алу өчен нәрсә кирәк булачагы билгеле булды.

Ана капиталы һәм балага пособиеләр алу өчен нәрсә кирәк булачагы билгеле булды.

Русия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков ана капиталы һәм балага пособиеләр алу өчен нәрсә кирәк булачагын сөйләде. Бу хакта "РИА-Новости" хәбәр итә.

Котяков әйтүенчә, яңа закон проектларына ярашлы, ана капиталын ЗАГС органнарында туу турындагы язма нигезендә гаризасыз гына бирәчәкләр. Җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә тиешле өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособие алу өчен гариза гына кирәк.

Министр сүзләренчә, моның өчен төбәк социаль яклау органнары, ЗАГС һәм салым хезмәте белән электрон үзара бәйләнешне оештырырга кирәк булачак. Моннан тыш, ул банкларны һәм Пенсия фондын ана капиталын ипотекага җибәрүне җиңеләйтү өчен электрон элемтәне җайга салырга чакырды.

Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юлламасында ана капиталы беренче бала туганда ук бирелә башлаячак, дип хәбәр иткән иде. Соңрак Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб, әлеге яңалык агымдагы елның март-апрель айларында үз көченә керәчәк, дип белдерде.
Фото: activityedu.ru
Читайте нас