+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
18 февраль 2020, 08:15

62 мең кешенең шифаханәгә барасы килми?

Башкортстанда ташламалардан файдаланучылар арасыннан 62 мең кеше үзләренә тиешле юлламаны сорап мөрәҗәгать итмәгән.

Башкортстанда ташламалардан файдаланучылар арасыннан 62 мең кеше үзләренә тиешле юлламаны сорап мөрәҗәгать итмәгән.

Мондый мәгълүматларны Русия Социаль страховкалау фондының Башкортстан буенча төбәк бүлеге җитәкчесе Марат Латыйпов китерде.
Федераль салым хезмәте мәгълүматларына караганда, республикада 316 мең ташлама алучы исәпләнә. Аларның 236 меңе елына 1600 сум күләмендә компенсация ала. Калган 80 мең кеше шифаханәгә барырга хокуклы, әмма аларның күбесе мөрәҗәгать итми.

"Нибары 18 мең кеше актив: белешмәләр бирә һәм чиратка баса, калган 62 мең кеше акча да алмый, юлламалар сорап та мөрәҗәгать итми", - дип билгеләп үтте Латыйпов.

Бу фонд линиясе буенча ел саен шифаханә-курорт дәвалавы 4000 кешене колачлый, электрон чиратта ташлама алучы өч елга якын тора. Елына бу ихтыяҗларга федераль Социаль страховкалау фонды 100 миллион сум акча тота.
Фото: aiv
Читайте нас