Русия хезмәт Һәм социаль яклау министрына минималь пенсия билгеләсәң, бүгенге хәл яхшы якка үзгәрер иде, ди ул.
Телевизор аша күпләргә таныш Леонид Якубовичның пенсиясе 23 мең сум икәнлеген хәбәр иткән идек иде. Ул әлеге сумманың яшәү өчен бик аз булуын билгеләде.
Ул үзе тормышка зарланмый, чөнки эшли, кереме начар түгел. Әмма гомер буе намуслы хезмәт иткәннәр өчен борчыла.
“Пенсия тәгаенләү системасын үзгәртү өчен бер кешенең сүзе генә үтемле түгел, бу проблема белән профсоюзлар даими рәвештә шөгыльләнергә тиеш”, дип саный ул.
Шулай ук, шоумен фикеренчә, хезмәт һәм социаль яклау министрына Русиядәге минималь пенсияне билгеләсәләр, хәл тиз арада яхшы якка үзгәрер иде.
Миллионнар алучы шут та шулай зарлангач инде...