1 апрельдән социаль пенсияләр артачак.
Бу яңалык картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту буенча пенсияләргә кагыла.
Социаль пенсияләр 7 процентка артачак, бу акчалата чагылышта якынча 300 сумнан 900 сумга кадәр (инвалидлык төркеменә карап), нәтиҗәдә, пенсияләрнең уртача күләме 9,5 мең сумга тигез булачак.
Әйтик, индексация үткәрү нәтиҗәсендә, социаль пенсиянең уртача күләме якынча 655 сумга: инвалид балаларның социаль пенсиясе - 887, призыв буенча хәрби хезмәт үткән хәрби хезмәткәрләрнең инвалидлык буенча пенсияләре – 581, туендыручысын югалткан очракта, пенсияләр – 418, сугыш җәрәхәте алган инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар арасыннан ике пенсия алучы гражданнарның уртача пенсияләре 940 сумга артачак.
Шулай ук 1 февральдән айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) 3,8 процентка индексацияләнәчәк, бу 100-190 сум тәшкил итә.
2020 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр арту 4 миллион кешегә кагылачак.