Чиләбе кызы Елена Карпеня үзенең гыйнвар аенда пенсиягә өстәмә акчасын Путинга җибәргән.
Индекслаганнан соң, хатын 1 сум 10 тиенгә күбрәк акча алган.
— Хәзер бөтен ил буенча пенсионерлар Кремльгә үз өстәмәләрен - бер сум җибәрә, менә мин дә бүген җибәрдем, - дип сөйли 74.RUга Елена Карпеня. - Гыйнварда 6,6 процентка индекслау булды, ул пенсиянең бөтен суммасына булырга тиеш иде, ә узган елдагы кебек, ниндидер бер өлешенә генә эшләнгән. Мин - укытучы, болай да пенсиям кечкенә, мин 1 сум 10 тиен өстәмә алдым, бу гарьлек!
Мин бу сумманы Кремльгә җибәрү өчен 81 сум түләдем. Барлык каналлардан илдә акча күп, муллык арта, дигән сүзләр ишетелә. Тормышның яхшыруы турында сүз бара. Кайда ул муллык?
Елена сүзләренә караганда, ул 33 ел инглиз теле укытучысы булып эшләгән, нәтиҗәдә аңа 7200 сум пенсия исәпләгәннәр. Берничә ел эчендә түләү арткан, декабрьдә ул 9224 сум тәшкил иткән, ә быел 9225 сум булган.
— Кешеләрне түбәнсетүгә караганда, берни дә эшләмәсәләр яхшырак булыр иде, - дип ачулана ханым.