Бүгенге оператив киңәшмәдә, шулай ук, мәктәпләрдә туклану мәсьәләсе күтәрелде. Радий Хәбиров чиновникларга республика мәктәпләрендә түбән сыйныфлар өчен бушлай туклану оештырырга кушты.
Аерым алганда, республика Башлыгы: "1 сентябрьдән түбән сыйныфлар укучыларына түләүсез кайнар ризык бирелергә тиеш. Туклану белән тәэмин итүче намуссыз кешеләргә җиңел булмаячак, без аларны кысрыклап чыгарачакбыз. 55 сумга баланы яхшы ашатырга була. Иң мөһиме - моны кешечә һәм дөрес башкару", — диде.
Искәртеп узабыз, элегрәк Русия Дәүләт думасы башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү турында закон проектын кабул иткән иде. Закон буенча, башлангыч сыйныф укучыларына, ким дигәндә, көнгә бер тапкыр кайнар ризык һәм кайнар эчемлек тиеш.