Башкортстанда яшәүче кайбер хатын-кызлар инде 50 яшендә картлык буенча пенсиягә чыга ала.
Бу биш һәм аннан да күбрәк бала тудырган һәм 8 яшькә кадәр тәрбияләгән күпбалалы хатын-кызларга кагылачак. Республикада 52 хатын-кыз иртәрәк пенсиягә чыгу мөмкинлегенән файдаланган да инде.
Мондый ташламаны алу өчен хатын-кызның кимендә 15 ел гомум стажы булырга тиеш. Аңа шулай ук 1,5 яшькә кадәр бала карау чоры да кертелә. Гомумән алганда, бу чор 6 елдан артмаска тиеш. Әмма 12 ел страховка стажы булган, ерак төньяк районнарында яшәүче ике һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар да шундый ук ташламаны алала.
Шулай ук 50 яшьтә пенсиягә чыгу инвалидның әти-әнисенең берсенә яки опекунына тиеш. Хатын-кызның өч баласы булса - 57 яшендә, дүрт баласы булса, тагын бер елга иртәрәк пенсиягә чыгарга хокуклы.