Булачак пенсионерга хат килә башлый.
Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 45 яшьтән өлкәнрәк русиялеләргә аларның булачак пенсиясенең күләме турында өч елга бер тапкыр хәбәр итеп баруны планлаштыра.
Тәүге хәбәрләр 2021 елда ук килә башлаячак, дип хәбәр итте министрлыкның матбугат хезмәте. "Русия Хезмәт министрлыгы башлангычы белән 45 яшькә җиткән гражданнар Пенсия фондыннан булачак пенсиянең күләме турында хәбәрләр ала башлаячак. Бу русиялеләргә үзләренең пенсия түләүләрен формалаштыруны алдан ук бәяләргә һәм кирәк вакытта аларны арттыру буенча чара күрү мөмкинлеге бирәчәк", - диелә хәбәрдә.
ПФР белешмәләре, кешегә 45 яшь тулганнан соң, gosuslugi.ru порталы аша автоматик рәвештә өч елга бер килә. Хезмәт министрлыгында аңлатуларынча, бу яшькә күпчелек гражданнарның билгеле бер пенсия капиталы җыелган була һәм аның күләме картлык пенсиясе дәрәҗәсен фаразларга мөмкинлек бирә, дип яза РИА Новости.
Агымдагы елда шулай ук эшләгән пенсионерлар пенсияләрен индекслау проблемасында уңай якка үзгәреш булырга мөмкин, дигән хәбәрләр йөри. Һәрхәлдә, Русия финанс министры Антон Силуановның соңгы аңлатмасында шуңа ишарә бар.