Краснокама районында тыл хезмәткәрләренә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Шушы көннәрдә район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин 102 яшьлек тыл ветераны Миңнур Имамовага медаль тапшырды.
Миңнур Шәмсиәхмәт кызы 1918 елда Яңа Нугай авылында туган, гомер буе колхозда эшләгән. Тормыш иптәше Әгьзәм - сугыш ветераны. Бүгенге көндә Миңнур апа кызы Гөлзәһирә тәрбиясендә. 102 яшьтә булуына карамастан, ул үз аягында, хәтере яхшы, көр күңелле. Җиңү көнен санап көтәм, тормыш иптәшемне, барлык авылдашларымны йорт буенча барлап чыгам, барысы да хәтердә, - ди ул.
Сәламәтлеге чамалы булса да. районның иң өлкән кешесе - Миңнур әбинең Җиңү көнендә бәйрәмгә чыгу планы юк түгел.
- Сугыш кына булмасын инде, берүк сезгә без күргәнне күрергә язмасын. Безне зурлаганыгыз өчен рәхмәт, - диде Миңнур Шәмсиәхмәт кызы.
Рөстәм Марат улы ветеранга хәерле гомер, сәламәтлек теләде һәм тылда Җиңүне якынайтыр өчен ал-ял белми эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.
Гөлнара Гыйлемханова.