+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
10 март 2020, 10:05

52 мең сум пенсия аласыгыз киләме?

Арабызда шулкадәр пенсия алучылар да бар икән.

Арабызда шулкадәр пенсия алучылар да бар икән.Мәсәлән, Омск өлкәсендә. Бу ничек болай? Русия Пенсия фонды Мәскәү бүлегенең мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Марина Густова аңлатканча, түләүләр күләменә айлык акчалата түләү йогынты ясарга мөмкин. Аңа ветераннар, инвалидлар һәм башка кайбер категория гражданнар исәп тота ала.Моннан тыш, пенсияне федераль ташламаларга ия булучылар өчен социаль хезмәтләр, аерым хезмәтләре, төньякта һәм зарарлы производствода эшләгән өчен айлык матди тәэминат арттыра ала. «КИТ Финанс» коммерция карамагында булмаган пенсия фонды башкарма директоры Антон Шпилев сүзләренә караганда, пенсия күләме стаж һәм страховка взнослары белән билгеләнә. Өстәмә страховка баллар түләүләрне сизелерлек арттыра ала. Әмма Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Людмила Пискунова фикеренчә, Русиядә бу хатынның корпоратив пенсиясе генә бар.Омск өлкәсендә яшәүче 70 яшьлек хатынның 52 мең сум күләмендә пенсия алуы турында элегрәк билгеле булган иде. Пенсия фондында әлеге сумманы хатын страховка взносларында эшләп тапкан, дип аңлаттылар.
Фото: perego-shop.ru
Читайте нас