+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
24 март 2020, 07:20

Хезмәт кешесен яклау

Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне барлыйбыз һәм аларга аңлатма бирәбез.

Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне барлыйбыз һәм аларга аңлатма бирәбез.

Төзәтмә

75нче мәддә
“5. Русия Федерациясе гражданнар хезмәтен хөрмәт итә һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итә. Дәүләт тарафыннан бөтен Русия Федерациясе буенча эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән дә ким булмаган минималь хезмәт хакы күләме гарантияләнә”.
75.1нче мәддә.
“Русия Федерациясендә илнең тотрыклы икътисади үсеше һәм гражданнарның иминлеген үстерү, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең үзара ышанычы өчен шартлар тудырыла, гражданнарның абруен һәм хезмәт кешесенең хөрмәтен саклау гарантияләнә, гражданның хокукларының һәм бурычларының тәңгәл килүе, социаль партнерлык, икътисади, сәяси һәм социаль теләктәшлек тәэмин ителә”.
114нче мәддә
“Русия Федерациясе Хөкүмәте:
е4)... хезмәт һәм алар белән турыдан-туры бәйле башка мөнәсәбәтләрне көйләү өлкәсендә социаль партнерлыкның принципларын гамәлгә ашыруны тәэмин итә”.


Төзәтмәнең асылы

Русиядә хезмәт кешесенең хөрмәте һәм абруе гарантияләнә. Дәүләт гражданнарның иминлеге үсешен тәэмин итә. Хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумыннан ким булмаячак.



Эш хакы чыгымнардан югарырак

Эшләүче кеше аз керемле була алмый. Бу бәхәссез фактны хәзер РФ Консти­туциясенең 75нче мәддәсендәге 5 пунктында беркетергә тәкъдим ителә. Аның нигезендә, дәүләт минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) яшәү минимумыннан артып китәчәк дип гарантияли.
Яшәү минимумы — ул азык-төлек, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр җыелмасы кергән куллану кәрзине бәясе, шулай ук айлык мәҗбүри түләүләрне дә үз эченә ала. Ул федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә, гомумән, җан башына, шулай ук төрле халык катламнары өчен аерым билгеләнә.
Яшәү минимумыннан түбәнрәк керем алган кеше аз керемле дип исәпләнә. Гади генә әйткәндә, Конституциягә бу төзәтмә һәр эшләүче кешенең төп ихтыяҗларын тәэмин итү хокукын ныгыта. Җәмгыять өчен мөһим эшләрне башкаручы, үз хезмәте белән өстәмә бәя булдыручы граждан ач та, ярлы да булырга тиеш түгел. Моннан тыш, МРОТ күләменнән чыгып, күп кенә социаль түләүләр һәм пособиеләр исәпләнә.
“Дәүләт тарафыннан хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән ким булмаган минималь хезмәт хакы күләме Русия Федерациясе буенча гарантияләнә, — дип белдерде Конституциягә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы, Русия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Наталья Агапова. — Бу без, профсоюзчылар әйткәнчә, хезмәт кешесе, хезмәт кешеләре өчен бик мөһим”.
“Социологлар безгә, гражданнарның 97 проценттан артыгы әлеге төзәтмәләрне хуплый, дип сөйли”, — ди Конституциягә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем рәистәше, Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников.

Цитата

Русия Президенты
Владимир Путин:

— Бүгенге эшче һәм хезмәт кешесе — бу, әлбәттә, узган гасырның 50нче елларындагы кебек түгел. Офиста эшләүче, компьютер артында утыручы кешеләр — алар да хезмәт кешеләре бит. Шуңа күрә төшенчә үзе, әлбәттә, башка эчтәлек белән тулылана, ләкин барыбер теләсә кайсы дәүләтнең, теләсә кайсы җәмгыятьнең чәчәк атуы нигезе үзәгендә хезмәт кешесе тора. Шуңа күрә моны Төп Законда билгеләү мөһим.



Социаль партнерлар

Дәүләт үз гражданнарына аларның иминлегенә комачаулаган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Конституциядә берке­телергә тәкъдим ителгән социаль парт­нерлыкның мәгънәсе шушында.
Социаль партнерлык — Конституциягә төзәтмә темаларының берсе. Илнең Төп законында Хөкүмәт социаль партнерлык принцибын тәэмин итә дигән норма беркетеләчәк. Җитештерү процессында катнашучылар – хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләр — мәнфә­гатьләрен килештерү механизмы — Русия өчен яңа күренеш. Аның һәр як файдасына эшләве мөһим.
Кешеләрнең тормышларында чагылыш тапкан күп кенә проблемаларны эш бирүче белән конструктив диалог кысаларында хәл итәргә мөмкин булыр иде. Мондый мөмкинлек Конституциягә төзәтмәләр кабул ителгәннән соң барлыкка килергә мөмкин. “Төзәтмә, әйтик, Конституциянең яңа формулировкалары ярдәмендә, безнең хәтта “хезмәт хакының минималь күләме” төшенчәсеннән кайбер тайпылышлар ясау мөмкин дип уйлаган эш бирүчеләр белән сөйләшүләр процессына яңа импульс бирәчәк”, — дип аңлатты Конституциягә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзаларына Наталья Агапова. “Хезмәт килешүе буенча эшләүчеләрне мәҗбүри социаль страховкалау һәрвакыт дәүләт законнарына һәм һәр эшләүче, алар коллектив яки индивидуаль булса да, эш бирүче төзегән һәр хезмәт контрактларына кертелсен өчен нигез булып тора”, — дип билгеләп үтте Русиянең Бәйсез профсоюзлар башлыгы Михаил Шмаков.
Михаил Шмаков сүзләренә караганда, профсоюзлар Конституциягә кертелүче барлык төзәтмәләр буенча актив фикер алышкан. “Бик кыска вакыт эчендә булса да, без берничә дистә фикерне кабул итеп ала алдык, аларның һәркайсы артында профсоюз әгъзаларын берләштерүче күп меңләгән оешма позициясе ята, — дип белдерде ул Профсоюзлар федерациясе Генераль советы утырышында. — Без Президент тәкъдимнәрен хупларга һәм хезмәт ияләренең социаль хокукларын ныгытучы үзебезнекеләр белән тулыландырырга тиеш, дип саныйм. Безнең шигарь: “Барыбыз да тавыш бирүгә!” Безнең бурычыбыз: профсоюз әгъза­ларының һәм аларның гаиләләренең барысын да бөтенхалык тавыш бирүендә катнашырга ышандыру”.
Фото: RIA Novosti
Читайте нас