+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
1 апрель 2020, 09:55

Өчтүбәнең батыр Дамиры

Бүздәк районы Өчтүбә авылында 25 мартта янгында сабый кыз бала үлүе турында хәбәр иткән идек инде. Янган йортта балалар икәү була. Дөрләп янган йорттан балаларның икенчесен – дүрт яшьлек малайны шушы авылда яшәүче Дамир Сәйфетдинов алып чыга

Бүздәк районы Өчтүбә авылында 25 мартта янгында сабый кыз бала үлүе турында хәбәр иткән идек инде. Янган йортта балалар икәү була. Дөрләп янган йорттан балаларның икенчесен – дүрт яшьлек малайны шушы авылда яшәүче Дамир Сәйфетдинов алып чыга.

Йортның төш вакытында яна башлавы билгеле. Хуҗалар эштә була, балалар исә бикле өйдә ялгыз кала. Төтен чыкканны күреп, Дамир йорт ишеген ватып керә, дүрт яшьлек малайны табып ала.
- Ул ярымшәрә иде, - дип сөйли Дамир Сәйфетдинов. - Төреп алдым да, кибеткә илтеп куйдым. Баланы анда калдырып, кире йөгердем, чөнки йортта кыз бала да булырга тиеш иде.
Бу вакытта йорт эчендә янгын котыра. Сабыйны тапмагач, төтенгә тончыккан коткаручы ихатага чыгып тын ала да, янә кереп китә. Кызганычка каршы, икенче керүендә дә таба алмый сабыйны.
Янгын сүндерелгәч, кыз баланың гәүдәсе нык зыян күргән кием шкафында табыла. Күрәсең, куркуыннан шунда яшеренгәндер сабый...
Дамир Сәйфетдинов “Кыдаш” хуҗалыгында эшли. Аның янгында үз-үзен аямыйча, бала гомерен саклауга ташлануы авылдашларда ихтирам уятты. Батырының изге гамәлләрен Бүздәк районы хакимияте дә югары бәһалады. Янгында сабый баланы коткарганда күрсәткән батырлыгы өчен Дамир Сәйфетдиновка Бүздәк районы хакимияте башлыгы Азат Арсланов Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды, дип хәбәр итә “Бүздәк яңалыклары” гәзите.

Фото: byzdyak.ru
Читайте нас