4нче апрельдән 30нчы апрельгә кадәр илдә хезмәт хакын саклап калу шарты белән эшләми торган көннәр билгеләнде.
Календарь аенда (апрель) эшләми торган көннәр булу хезмәткәрләргә хезмәт хакын киметү өчен нигез булып тормый. Хезмәт хакын башкарган эш күләменнән чыгып алучыларга эш бирүченең локаль норматив акты белән билгеләнә торган тиешле акча түләнә. Бу максатларга чыгымнар суммасы тулы күләмдә хезмәткә түләү чыгымнарына тиң.
Әгәр хезмәткәр ялда булса, 4 апрельдән 30 апрельгә кадәр эштә булмаган көннәр отпуск исәбенә кертелми һәм ял бу көннәргә озайтылмый. Вахта ысулы белән эшләүче хезмәткәрләрнең эшен туктатуга бәйле мәсьәләләр хезмәт мөнәсәбәтләре яклары килешүе буенча хәл ителә.
Русия Хезмәт кодексы, җитештерү шартлары мөмкинлек бирсә, эшне өйдә оештырырга рөхсәт итә. Ягъни, хезмәткәрнең үз эшен өйдә башкару өчен кирәкле ресурслары булса, яки предприятие аны шундый ресурслар белән тәэмин итә алса. Шул ук вакытта шуны да истә тотарга кирәк: җитештерү бурычларын үтәү урынын үзгәрткәндә хезмәт өчен түләү дәрәҗәсе үзгәрми.
Эш режимын читтән торып башкаручы хезмәткәрләр, эш бирүче белән килешеп, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм к-вирус йогышын профилактикалау буенча "Роспотребнадзор" таләпләрен мәҗбүри үтәп, указның гамәлдә булган чорында аны дәвам итәргә хокуклы. Указ гамәлдә булган чорда, читтән торып эш режимына күчү өлешендәге үзгәрешләр кирәк булган очракта, документлар электрон рәвештә юллау ысулы белән рәсмиләштерелә ала.