+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
10 апрель 2020, 07:05

Социаль түләүләр тәртибендә нинди үзгәрешләр көтелә?

Әлегә безнең республикада Федераль салым хезмәте һәм эш бирүчеләр арасындагы хезмәттәшлекнең “Зачет схемасы” эшли. Димәк, ана һәм бала белән бәйле пособиеләрне, больничныйларны башта эш бирүче түли, ә аннары Башкортстан Федераль социаль иминият фонды тотылган акчаны кире кайтара.

Әлегә безнең республикада Федераль салым хезмәте һәм эш бирүчеләр арасындагы хезмәттәшлекнең “Зачет схемасы” эшли. Димәк, ана һәм бала белән бәйле пособиеләрне, больничныйларны башта эш бирүче түли, ә аннары Башкортстан Федераль социаль иминият фонды тотылган акчаны кире кайтара.
2020 елның 1 июленнән Башкортстанда Русия Федерациясе Социаль иминият фондының “Турыдан-туры түләүләр” пилот проекты старт ала. Күрсәтелгән чордан гражданнарга пособиеләр билгеләү һәм түләүгә турыдан-туры Башкортстан Социаль страховкалау фонды җавап бирәчәк. Сүз түбәндәге пособиеләр турында бара:
эшкә вакытлыча сәләтсезлек буенча пособие, шул исәптән производствода бәхетсезлек очрагы, яки һөнәри авыру белән бәйле;
йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие; йөклелекнең иртә срокларында исәпкә куелганда, бер тапкыр бирелә торган пособие; бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие; бала туганда, аларга 1,5 яшь тулганчы баланы карау буенча айлык пособие; производствода зыян күрүчегә өстәмә ял өчен түләү.

Ни өчен болар барысы да кирәк?

Хезмәткәргә пособиеләрне кем күчерүе мөһим түгел икән, димәк, барысы да яхшы. Бу — барлык тиешле пособиеләрне дә ул вакытында һәм тоткарлыксыз ала дигән сүз. Ә бит ялгыз ананың бердәнбер финанс чыганагы нәкъ менә яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособиеләр булып торуы сирәк күренеш түгел, ә эш бирүче аңа финанс хәле яисә намуссызлыгы аркасында аларны түләмәскә мөмкин.
Проектның төп максаты — иминләштерелгән кешеләр яисә шул ук рәсми рәвештә эшкә урнаштырыл­ган гражданнар тарафыннан билгеләнгән пособиеләрне үз вакытында һәм эш бирүченең финанс хәленә бәйсез рәвештә гарантияле рәвештә алуны тәэмин итү.

Яңалыклар нәрсәдә?

Шунда ук билгеләп үтәргә кирәк: пособиеләрне исәпләү тәртибе үзгәрми. Кирәкле документларны Башкортстан буенча федераль социаль страховкалау хезмәтенә илтергә туры килмәячәк. Хезмәткәр, элеккечә, үз эш бирүчесенә пособие алу өчен, кирәкле документларны тапшырачак. Ә эш бирүче пособиеләрне исәпләү һәм түләү өчен мәгълүматларны Федераль социаль иминият фондының төбәк бүлекчәсенә тапшырачак.
Хезмәткәр пособие алу өчен эш бирүчегә билгеләнгән үрнәктәге барлык пособие төрләренә, аңа акча алу уңайлырак булган реквизитларны күрсәтеп, гариза тапшырырга тиеш булачак. Шулай ук пособиеләрнең һәр төренә тиешле документларны күрсәтергә кирәк, мәсәлән, эшкә яраксызлык кәгазе, бала туу турында белешмә, йөклелекнең иртә срокларында учетка кую турында белешмә һ. б.

Акча 1ендә үк тә килергә мөмкин!

Барлык пособиеләр страховкалау башлану факты буенча түбәндәге срокларда түләнә: эш бирүче хезмәткәрдән документлар пакетын алганнан соң 5 календарь көннән дә соңга калмыйча Башкортстанның Социаль страховкалау фондына юллый; аннары 10 календарь көн эчендә гражданга күпме пособие түләүне исәпләп чыгаралар һәм түли башлыйлар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: бала карау буенча айлык пособие һәр айның 1-15 көннәрендә түләнә. Моннан күренгәнчә, турыдан-туры түләүләр механизмы булганда, пособиеләрне алу оешмадагы хезмәт хакын түләү вакыты белән бәйле булмаячак.
Шуны да истә тотарга кирәк: вакытында түләү өчен документларны мөмкин кадәр тизрәк тапшырырга кирәк. Закон нигезендә, хезмәт­кәрнең үзе авырган яки җәрәхәт­ләнгән очракта, эшкә вакытлыча яраксызлыкның беренче өч көне өчен пособие эш бирүче хисабына түләнә, ә калган өлеше — Федераль страховкалау фонды хисабына. Бу пункт үз көчендә кала, һәм эш бирүче аларны түләүне дәвам итәчәк, ягъни мондый очракта хезмәткәр төрле чыганаклардан ике күчермә белән пособие алачак.

“Мир” картасы юк икән, пособиеләр дә юкмы?

Федераль социаль страховкалу фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе пособиеләрне теләсә кайсы очракта түләячәк. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: теләсә кайсы банкның “Мир” карталары хез­мәткәрләрнең пособиеләрен күчерү вакытын берничә тапкыр кыскартачак, түләүләрнең вакытында башкарылуын һәм тизлеген тәэмин итәчәк. Өстәвенә, 2019 ел­ның 1 маеннан закон буенча ана һәм балаларга дәүләт пособиеләре нәкъ менә “Мир” карталарына күчерелергә тиеш.
Хәер, әгәр гражданның андый картасы юк икән, пособие алуның башка ысулын да сайларга мөмкин: почта операциясе, яки банк счетына, әмма аның буенча башка дәүләт­ләрнең түләү системалары карталары белән операцияләр башкарылмаска тиеш.
Игътибар! Проектта эшкә сәләтсезлекнең электрон кәгазе дә бик зур роль уйный, ул мәгълү­матларны тапшыру һәм эшкәр­түнең тизлеген, шулай ук тү­ләүләрнең вакытында тапшырылуын тәэмин итә. Өстәвенә, аны югалтырга, яки бозарга мөмкин түгел.

Һәр кешегә — “Шәхси кабинет”

Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәр гражданның Социаль страховкалау фондындагы шәхси кабинетына керү мөмкинлеге бар. Сервисны LK.fss.ru адресы буенча карарга була.
Мәгълүматны
кайдан алырга?
Бу яңалыклар турында барлык мәгълүмат Башкортстанның социаль челтәрләрдә түбәндәге адреслар буенча басылачак: “ВКонтакте”да — ufa_fss; “Одноклассники”да — ufafss; “Твиттер”да — fss_press; “Инстаграмм”да — ufafss Instagrams.
Шулай ук, төбәк бүлеге сайтын карагыз, адресы — ФССr02.fss.ru

Сәхифәне Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.


Фото: "Башинформ"
Читайте нас