Русиянең үсеп килүче буынын тәрбияләүдә әти ролен һәм әһәмиятен күрсәтү, яшь әтиләргә үз балаң өчен дә җаваплылык, ир-егетләргә әхлаклылык һәм каһарманлык үрнәкләрен барлау максатында оештырылган бу чарада һәркем катнаша ала.
Кадерле әтиләр, әниләр, малайлар һәм кызлар!
Беренче Бөтенрусия онлайны чарасында катнашыгыз! "Әти көне" фестивалендә гаиләгез белән күңелле вакыт уздырыгыз, җиңүче булыгыз. Шулай ук, бик күп кыйммәтле бүләкләр отыгыз!
Конкурсны үткәрү урыны https://многодетные-семьи.рф/
"Әти көне" фестивале «Instagram» "Вконтакте", "Фейсбук", "Тик-ток", "Ютюб" социаль челтәрләрендә үз эченә «суперпапаРФ» хештегы тарафыннан имзаланган «Супер әти" конкурсларын да ала. Конкурста фото һәм видеоматериаллар катнаша. Анда гаиләнең әтисе сурәтләнә, игелекле эш башкаруы тасвирлана, шулай ук "Әти турында хикәят" дигән темага иншалар кабул ителә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Хикәятләр" китабы булдырылачак, анда балалар рәсемнәре, шулай ук "Владимир Путин һәм Русия гаиләләре» Президент фондыннан фотосурәтләр керәчәк.
Фестивальнең төп юнәлешләре һәм онлайн-мәйданчыкларын истә калдырыгыз: "Спортчы әти", "Музыкаль әти», «Ашнакчы әти», «Акыллы әти», "Модалы әти", «Әтиләрнең рекордлар зонасы", "Балалар зонасы".
"Әти көне» фестивале кысаларында эшләячәк интерактив онлайн-мәйданчыкларда биюләр, җырлар, йолдызларның осталык дәресләре, язучылар, мәдәният, спорт һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар күрсәтеләчәк.
"Супер әти» һәм «Әти турында хикәят» бәйгеләрен үткәрү тәртибен сез «Папин день» Бөтенрусия фестивале сайтында укый аласыз.
Конкурсның финалы 20 июньдә онлайн рәвештә узачак. Йолдызлы жюри җиңүчеләрне билгеләячәк!
Катнашучылар бик күп кыйммәтле бүләкләр алачак.
Авыр заманнарда да безнең имин, матур, талантлы гаиләләр бердәмлекне югалтмаска, волонтер булырга, укырга, яңа дуслар табарга әзер.
Киләчәк безнең кулда!
Фото:go.mail.ru




