Туймазыда игелекле егетләр сукбайларга һәм, гомумән, мохтаҗ кешеләргә ярдәм оештырды.
Күптән түгел Уфада авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм күрсәтүче коммерция карамагында булмаган оешмалар эшчәнлегенә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышында республикада йортсызлар, сукбайлар язмышы турында фикер алыштылар. Башкортстанда аларның саны якынча биш мең тирәсе икән.
Әйе, СССР таркалганнан соң, Русиядә сукбайлар саны шактый артты. Бомжлар армиясе авыллардан яхшы, тук тормыш эзләп килгән, әмма табалмаган эшсезләр исәбенә үсә. Йортсызларның тагын бер зур категориясе — төрмәдән чыккан кешеләр, алар, кагыйдә буларак, тормышта үз урыннарын табалмый һәм еш кына эшсез һәм тораксыз кала, чөнки туганнары алар тоткынлыкта вакытта ук торакларыннан теркәүдән төшереп өлгергән. Статистиканы йортлары янучылар, мигрантлар һәм мошенниклардан зыян күрүчеләр дә тулыландыра. Биредә туганнарын югалткан кешеләр дә бар.
Коммерция карамагында булмаган оешмалар эшчәнлеге бер тапкыр ярдәм күрсәтүгә түгел, ә кешене эшкә урнаштыруга, юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Эшкә урнашуда шулай ук “Ярдәм йорты” хәйрия фонды да хезмәт күрсәтә. Республика Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча Совет оештырган “түгәрәк өстәл”дә, авыр тормыш хәленә тарыган кеше-ләрнең нормаль тормышка кайту мөмкинлеге бар, дип ассызыкладылар. Гамәл-дәге адаптация үзәкләре эшкә урнашырга, документларны тергезергә ярдәм итә, психологик һәм медицина ярдәме күрсәтә. Ә документы булган сәламәт кешегә эш табуы кыен түгелдер ул. Теләк булганда, әлбәттә. Ә алар, кагыйдә буларак, сукбайлар язмышын сайлап, бөтен республика буенча сәфәр кыла.
Уфада сукбайларга берничә үзәк ярдәм күрсәтә. Әйтик, Республика социаль үзәгендә яшәү бәясе тәүле-генә 40 сумга төшә. Ул өлешчә бушлай ярдәм күрсәтә. Нигездә, анда иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән гражданнар мөрәҗәгать итә. Үзәк былтыр 456 кешене кабул иткән, шуларның 270е хөкем ителгән. Анда урын җитмәү күзәтелми, бүген 60 урынның 47сендә генә кеше бар. Һәм берничә коммерция карамагында булмаган оешма бушлай ярдәм итә. Йортсызларны тәэмин итүнең уртача бәясе тәүлегенә 40 сумнан алып 300 сумга кадәр барып баса. Йортсызларга ярдәм итү проблемасы аларга акча бүленмәү белән генә чикләнми.
“Кызыл Хач”ның төбәк бүлеге рәисе Юрий Симонов сүзләренчә, кешеләр сукбайларга ярдәм итәргә теләми. Аларга, пычрак һәм начар исле кешегә караганда, эт-песиләр ныграк кызганыч. Өстәвенә, йортсызлар агрессив, еш кына инфекцияләр белән зарарланган, аларның үзгәрергә дә, эшләргә дә теләге юк. Экспертлар сукбайларга ярдәм итү, күпчелек очракта, игелексез хезмәт, дигән фикергә дә килгән. Чөнки, кагыйдә буларак, нәтиҗә юк. Ләкин аларга өмет, ышаныч бирергә кирәк дигән фикердә булучылар да аз түгел.
Күптән түгел без Туймазы шәһәрендә булып, йортсыз калучы кешеләргә нинди ярдәм күрсәтелә алганын үз күзләребез белән күреп кайттык. Биредә Раил Вәлитов белән Салават Яһүдин атнасына ике тапкыр сукбайларга бушлай җылы аш ашата башлаган.
“Бу теләк күптән туган иде инде, — ди алар. — Ләкин каршылыкларга очрадык. Беренчедән, продукция алу. Икенчедән ашханә белән сөйләшү. Аннары ашатырга урын кирәк булды...”
Егетләр әлегә Туймазы тимер юлы янындагы тупикта урын тапкан. Шушында якындагы ашханәдән кайнар аш алып киләләр. Киләчәктә махсус бина булдырырга хыялланалар. Бу хакта шәһәр хакимияте вәкилләре белән дә сөйләшкәннәр. Алар ике куллап риза.
Туймазыдагы сукбай-ларның санын төгәл генә белүче юк. Ләкин алар аз түгел. Әлегә ашарга 25ләп кеше килеп йөри икән. Болары бу чара хакында белгәннәре генә. Шулай ук, аларга ярдәм итәргә теләүчеләр дә шактый. Күпләр азык-төлек, кием-салым, дарулар китерә. Әгәр дә Салават белән Раил кебек асыл егетләр сукбайларны ашатуны гына хәстәрли дип уйласагыз, ялгышасыз. Алар бу кешеләрнең сәламәтлеген дә тикшерә, кирәкле даруларны, юыну кирәк-ярагын да алып килә, яраларын да бәйли. Спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар белән фәһемле әңгәмәләр үткәрәләр. Раил дә, Салават та — дини кешеләр. Шуңа да аларның сүзләренә колак салалар, дөрес юлга басучылар да юк түгел.
Аннары әлеге ике егет сукбайларның дистәләрчә ел күрмәгән туганнарын эзләшә. Мәсәлән, бер хатынның 25 ел элек юкка чыккан улын табып биргәннәр. Әлегә мактанырлык эшләребез юк, дисәләр дә, халыкны туендыру, дәвалау, туганнарын эзләшү, йортларына документлар юнәтү, пенсияләрен юллау кебек эшләрне нәкъ менә мактанырлык гамәлләргә тиңләргә буладыр.
Бу эшләр әле ике-өч ай элек кенә башланган һәм инде әллә күпме кешене шатландырганнар, тормышка кайтарганнар, яшәү дәрте өргәннәр. Һәм күпме рәхмәт сүзләре ишеткәннәр.