Бүген Русия буенча меңнәрчә волонтер #мывместе проекты кысаларында өлкәннәргә ярдәм итә.
"Волонтер-медиклар" хәрәкәте һәм Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе, Гомумрусия халык фронты белән берлектә (ОНФ), коронавирус таралу шартларында өйдә калырга мәҗбүр булган өлкән кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлык штаблары ача.
"Кайнар элемтә" телефоннары буенча өлкән яшьтәге һәм кыенлык белән хәрәкәт итүче гражданнар азык-төлек һәм дарулар, йорт хайваннары өчен азык сатып алуга һәм йорт буенча вак-төяк ярдәмгә (чүп-чар җыю, көнкүреш химиясе сатып алу) заявкаларын калдыра алачак.
Волонтерлар үз өстенә төбәк хакимият органнары белән кабатланмаган функцияләрне генә алачак. Хәвефсезлек өчен активистлар өйгә кермәячәк, шулай ук аларда медицина битлекләре һәм перчаткалар булачак.
"Кайнар элемтә" телефоны: 8 (800) 200-34-11 тәүлек буе эшли.
Әгәр сораулар волонтерлык ярдәменә кагылмаса, дәвалау һәм профилактика мәсьәләләре белән бәйле булса, алар профильле ведомстволарның "кайнар элемтә"сенә тапшырылачак.
Фото: i3vestno.ru/fotoreportazhi/-655157