Республика Хөкүмәте вице-премьеры, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова коронавирус проблемаларына багышланган брифингта төбәктә эшсезлек проблемалары турында бәян итте.
"Бүгенге рәсми хезмәт базарында хәлләр бик мөшкел димәс идем. Эшсезләрнең саны өч ай эчендә нибары 20 процентка артты, узган елның шул ук чоры белән чагыштырсак, бу азрак", - дип хәбәр итте министр.
Аның сүзләренчә, "бу, әлбәттә, тулы картинаны чагылдырмый", чөнки 1 гыйнвардан 31 мартка кадәр булган статистика. Ә менә 9 апрельдән хәлләр шактый үзгәрде.
"Без гаризаларның көннән-көн артуын күзәтәбез, ягъни кешеләр аларның гаризаларын кабул итсеннәр, һәм я аларга эш тәкъдим итсеннәр, я эшсез сыйфатында теркәсеннәр өчен мөрәҗәгать итә. Предприятиеләрнең бер өлеше эшләми, бер өлеше эшли, шуңа күрә хезмәтнең рәсми базарында азмы-күпме тыныч, әмма шул ук вакытта без сизелерлек киеренкелек көтәбез", - диде вице-премьер.
Бу, чыннан да, шулай. Кичә теркәлгән эшсезләр саны 17 мең булса, бүген 19 меңгә җиткән. Гаризалар саны көн саен ике меңгә арта. Әлбәттә, һәр эшсез кеше "Работа в России" порталы аша гариза җибәрә ала. Интернеты булмаганы моны Күпфункцияле үзәк аша эшләргә мөмкин. Пособиеләр түләү буенча сораулары булучылар 8 (347) 218 07 07 "кайнар элемтә" телефонына мөрәҗәгать итә. Ләкин шалтыратучылар күп булу сәбәпле, күпләр эләгә алмый, шуңа күрә Ленара Иванова шәһәр-районнарда яшәүчеләргә үзләренә мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.
"Работа в России" порталына тәүдә паспорт мәгълүматларын җибәрү җитә. Аннары сезгә шалтыратып, тулырак мәгълүмат алачаклар. Белем, балалар турында мәгълүматлар бик мөһим, чөнки һәр балигъ булмаган бала өчен 3 мең сум акча өстәләчәк. Ә, гомумән, эшсезлек буенча пособиенең иң аз күләме - 1725 сум, иң күбе - 13945 сум. Акча кемнәргә тиеш һәм кемнәрнең эшсезләр санына керә алуы турында шушы порталга кереп белеп була. Әйтик, 16 яшькәчә үсмерләр, пенсионерлар, ике эш тәкъдим ителеп тә берсенә дә урнашмаучылар һәм башка кайбер категорияләргә пособие билгеләнә алмый.
Ленара Иванова брифинг барышында төбәктә эшләүче авырлы хатын-кызларга COVID-19 пандемиясе чорында ничек сакланырга икәнлеге турында да белдерде.
"Сезнең эшегездә булган барлык авырлы кешеләрне мөмкин булганча, яки читтән торып эшкә, яки үзизоляциягә җибәрергә мөмкин, ләкин монда түләү мәсьәләсе шактый катлаулана. Яки хатын-кызлар консультациясенең участок акушер-гинекологына мөрәҗәгать итәргә һәм больничный алырга кирәк. Бу хезмәткә түләү фондын экономияләргә ярдәм итәчәк", - диде ул.