“Хатын-кызлар, бизнес һәм закон-2019” Бөтендөнья банкы тикшеренүләренә караганда, безнең илдә яшәүче хатын-кызлар ир-егетләрдә булган хокукларның өчтән бер өлешенә генә өмет итә ала. Бу гаиләдәге көчләүгә каршы тору турындагы закон булмау, югары урыннарда хатын-кызларның аз булуы һәм кайбер хезмәтләр-нең бары тик ирләргә
гына тәгаенләнүе
белән аңлатыла.
“Идәнне ю, башкасына өмет итмә”
35 яшьлек Анна ярты елга якын ресторанда кече кухня хезмәткәре булып эшли. Аның вазыйфасына савыт-саба, казаннар юу, өстәлләрне чистарту һәм чүп-чар чыгару керә. Бер капчыкның авырлыгы 30 килограммга якын була, ә бер сменага йөзәр тапкыр алмаштырыла торган савыт-саба юу өчен поддон – якынча ун килограмм. Авыр күтәрүдән бигрәк, савыт-саба юу машинасында химикатлар белән эшләү авыррак. Анна сүзләренә караганда, хезмәткәрләрнең берсе шул нәтиҗәдә химик пешү алган.
Регламент нигезендә, химикатлар белән перчатка, респираторлар киеп кенә эшләргә була. Әмма алар бикле шкафта саклана, ә ачкыч өлкән хезмәткәрләрдә генә. Анна билгеләп үткәнчә, нигездә, бу эшкә ир-егетләр тәгаенләнгән. Ә кухняга алар гадәттән тыш хәлләр булган очракта, я смена азагында кызларны тикшерү өчен генә керә.
12 сәгатьлек смена өчен хатынга 800 сум акча түләгәннәр. Аңа башкасына өмет итмәскә кушканнар. Тиздән ул эштән киткән, зарарлы химикатлар һәм йөк ташу берничек тә компенсацияләнмәгән, хатынның сәламәтлегенә зур зыян килгән.
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан хатын-кызлар эшли алмый торган хезмәт урыннары исемлегендәге 456 һөнәр йөзгә кадәр кыскартыла (үзгәрешләр 2021 елның гыйнварыннан үз көченә керәчәк). Мәсәлән, алар терекөмеш һәм аның кушылмаларын җитештерүдә катнашырга тиеш түгел, моның өчен тиешле ташламалар ала алмый, ләкин шул ук вакытта химикатлар куллана торган урында эшли ала.
1974 елда хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеген саклау максатларында күп кенә авыр хезмәт төрләрен рөхсәт итүче документта боцман, электр поезды машинисты һәм автобус йөртүче һөнәрен тыя торган пункт хатын-кызларның хокукларын чикли, дигән фикер бар.
“Росстат” мәгълүматларына караганда, барлык хезмәт өлкәләрендә һәм барлык категория персоналлар арасында хатын-кызларның хезмәт хакы ир-егетләр хезмәт хакыннан 30 процентка кимрәк. Хатын-кызлар сәүдә, кунакханәләр һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре, финанс һәм иминият эшчәнлеге, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр, мәдәният өлкәсендә күбрәк эшли. Әмма мәгариф өлкәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче педагогларның 99 проценты-хатын-кызлар булса, шул ук вакытта, югары уку йортларындагы дәрәҗәле вазыйфаларда, профессор-укытучылар составында эшләүчеләрнең 42 проценты ир-егетләр.
Әллә хатын-кызлар начар укыймы, үз квалификациясен күтәрүгә игътибар бирмиме? Шул ук “Росстат” мәгълүматларына нигезләнеп, барлык өлкәләрдә дә югары квалификацияле белгечләрнең 63 проценты хатын-кызлар дияргә була. Югары белемне алар шулай ук ешрак ала: хатын-кызларның 55 проценты, ир-егетләрнең 45 проценты югары белемле. Әмма киләсе карьера баскычында хатын-кызлар 41 процент кына.
Күмер каерырга ярый, җиңелрәк эш ярамыймы?
Тагын бер тормыш тәҗрибәсе. 54 яшьлек Светлана гомер буе Чиләбедә яши. Яшь чагында ул институтта ЭВМ инженер-операторы белгечлеге буенча укый. Һөнәре буенча ун ел эшләгәч, ул кияүгә чыга, декретка китә.
Никах өч елдан соң таркала. Декрет ялында булган арада компьютер технологияләре бик нык алга китә һәм, һөнәргә кайту өчен, Светланага яңадан укырга кирәк була. Моннан тыш, актив социаль тормыш алып бармаган елларда хатын яңа эш урыны эзләгәндә файдалы булырдай элемтәләрне югалта. Нәтиҗәдә, ул заводка гади эшче булып урнаша.
Биредәге авыр эш аның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясамый калмый, ул начар ишетә башлый, биленә көч килә. Цехта, башлыча, ир-егетләр эшли. Алар биредә чисталык булдыруны хатын-кызларга йөкли. Шулай итеп, Светланага цех идәнен юарга да туры килә. Тагын шунысы бар: хатын әйтүенчә, цехта эшләүче ирләрнең хезмәт хакы аныкыннан югарырак, ә җитәкчелектә 25 яшьлек егетләр күп. Кайчан эш күрсәтеп, карьера баскычыннан шулай югары үрмәләп өлгергән икән алар?
Күпмедер вакыттан соң Светлана өстәмә эшкә чыга, чөнки аңа баласын да, өлкән яшьтәге анасын да матди яктан тәэмин итәргә туры килә. Хатын яшь кенә егет ачкан CD-дисклар кибетенә җыештыручы булып урнаша. Хуҗа бинаны төзекләндерүгә төкереп карый, монда канализация торбалары начар хәлдә булу сәбәпле, Светланага унитаздан агып чыккан шакшы суны җыештырырга, исне бетерү өчен ароматик матдәләр кулланырга туры килә. Моннан тыш, ул кибет алдын да тәртиптә тотарга теш була. Әмма хуҗа теләгән табышны ала алмагач, кибет ябыла. Хезмәт хакы түләргә дә уйламаган хуҗа икенче шәһәргә күченеп китә.
Светлана тукымалар кибетендә җыештыручы булып эшкә урнаша. Соңрак инде ул заводта, клининг хезмәтендә, кибетләрдә җыештыручы, почтальон, балалар аниматоры булып та хезмәт сала башлый.
Светлана үз гаиләсен тәэмин итә ала, әмма сәламәтлегенә зур зыян килә: анда хәзер гипертония, салкында эшләү нәтиҗәсендә сидек куыгына бәйле проблемалар, көнкүреш химиясенә аллергия, аяк-куллар сызлавы, ишетү проблемалары бар. Аның сүзләренә караганда, хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлеге, чыннан да, аларны авыр хезмәттән читләштерсә, яхшы булыр иде.
“Мин заводта көрәк белән күмер ыргытып торган хатынның бер көн килеп ничек бөгелеп төшеп егылганын күрдем. Ә нигә аңа күмер каерырга ярый, электр поездлары машинисты булырга ярамый соң?!” – дип көрсенә Светлана.
Мин дә Айга менәр идем...
Тикшеренүләр күрсәтүенчә, хатын-кызлар биләгән хезмәт урыннарында карьера үсеше мөмкин түгел диярлек. Әйтик, зур булмаган шәһәрләрдә меңәрләгән хатын башкарган җыештыручы, кухня, кунакханәләрдә ресепшн хезмәткәрләре, сатучылар, официантлар бер урыннан икенчесенә генә күченеп йөри ала. Аларның хезмәт хаклары артмый, вазыйфалары үзгәрми.
Безнең илдә хатын-кызлар карьера төзүгә, квалификацияне күтәрүгә азрак вакытка ия, чөнки Русиядә бала карау буенча барлык вазыйфалар, гадәттә, аларга төшә. Бездә ирләрнең 2-2,5 проценты гына декретка чыгу хокукыннан файдалана. Балалар авырганда да шундый ук хәл: “Росстат” мәгълүматларына караганда, узган елда хатын-кызлар 15,7 мең көн эштән туктап торырга мәҗбүр булган, ә ирләр ике тапкыр диярлек кимрәк – 8,8 мең көн генә. Илдә якынча 17 миллион гаиләнең биш миллионында балаларны ялгыз аналар тәрбияли, ә ялгыз аталар саны – 600 меңгә якын.
Моннан тыш, бөтен дөнья буенча хатын-кызлар йорт эшләрен ирләргә караганда 2,6 тапкыр күбрәк башкара, хәтта алар икесе дә эшләгән хәлдә дә.
Әгәр хатын-кыз һөнәрләренә ир-егетләр тотынса, алар биредә бик тиз алга китә һәм, кагыйдә буларак, җитәкчелектә урын ала.
Тагын хатын-кызларның гендер социальләшүен дә онытырга ярамый. Безне гаиләләрнең күбесендә кыз балалар, мәктәпкәчә яисә кече мәктәп яшенә җитүгә үк, “әни ярдәмчесе”не әверелә. Гаиләдә кече балалар булса, өлкән кызы еш кына бушлай бала караучы була. Нәтиҗәдә, хатын-кызларда тәрбия күнекмәләре белән бергә җаваплылык хисе формалаша. Ә ул нәкъ менә киләчәктә медицина, мәгариф, социаль өлкәдә һөнәр сайлауга этәрә.
“Исән булсам, һөнәремне алыштырам”
28 яшьлек Эльвира – шәфкать туташы. Башта ул юриспруденция юлыннан китәргә уйлый, тик тормышын кешеләрне дәвалау белән бәйләргә була. Укып чыккач, кыз кардиология бүлегенә урнаша һәм балалар психоневрологиясендә эшли башлый, якыннары баш тарткан сабыйларны дәвалауда катнаша. Аларны кулга алып тынычландырырга ярамый, чөнки алда бу сабыйларны балалар йорты көтә, ә анда һәрберсенә куллар җитешмәячәк. Эльвира мондый эмоциональ шартларда озак эшли алмый, өлкәннәр өчен кардиология, соңрак неврология бүлегенә күчә.
— Кайда гына эшләсәм дә, мин үземне хезмәтче кебек хис иттем. Алкоголь белән агуланып килеп, хәмер тәэсире чыкканда агрессив җанварга әйләнүче ирләр, инсульттан соң аягына баса алмый җәфаланучы, шул аркада депрессиягә дучар булган сырхаулар, балалары китереп ташлаган, бик ябык, начар хәлдәге әби-бабайлар... Кемне генә күтәрмисең, ашатмыйсың, юындырмыйсың, җылы сүзләр белән юатмыйсың... Хезмәт тәртибенә ярашлы, шәфкать туташына 10 килограммнан да артык авырлык күтәрергә ярамый. Ә кем авыруларны күтәреп салсын?! Безнең хезмәттә бер ир-егет тә юк диярлек. Булса да, аны тиз генә “өскә” алалар. Әле декрет ялындамын, исән-сау баламны таба алсам, бу эшкә кабат чыгармынмы, белмим, – ди Эльвира.
Бу тормыш тарихлары безгә бер яңалык та ачмый, билгеле. “Хатын-кыз да адәм баласы, ул да кеше!” дигән тәгълиматны алга сөрүче ленинчы бабайлар безнең хокукларны арттыру турында уйладымы икән? “Стахановчы” хатыннар, Паша Ангелина кебек җир сөрергә керешкән апалар үрнәге бүген безнең файдагамы? Әллә хатын-кызларны яклаучы, аларга гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләүгә мөмкинлекне күбрәк бирүче законнар файдалырак булыр идеме? Сез бу хакта нинди фикердә? Хатлар көтәбез.
Сәхифәне Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.




