+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
29 апрель 2020, 16:00

Май бәйрәмнәрендә пенсия кайчан таратылачак?

Майда пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне китерү 2 майдан башлана.

Майда пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне китерү 2 майдан башлана.

Почта элемтәсе оешмалары аша алучыларга 9 майдагы бәйрәм көне өчен 6, 7 һәм 8 майда түләнә, дип хәбәр иттеләр Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе матбугат хезмәтендә.

Банкларга пенсияләр һәм башка социаль түләүләр килешүдә билгеләнгән срокларда күчереләчәк.

Шул ук вакытта, апрельгә пенсияләрне финанслау вакытында һәм тулы күләмдә тәмамланды. Агымдагы елның апрелендә республикада пенсияләр түләүгә 20,3 миллиард сум акча җибәрелде. Шуның 1,5 миллиард сумы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарына түләү өчен бүленгән.

Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе 1,2 миллионнан артык пенсионерга пенсия түли. Аларның 64 проценты пенсияне банклардагы исәпләренә күчертә; пенсионерларның 35,5 проценты - акчаны Русия почтасы аша; 0,5 проценты социаль хезмәт күрсәтү стационар оешмаларында һәм холык төзәтү учреждениеләрендә ала.
Читайте нас