+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
10 Май 2020, 10:35

Кырымда хезмәт итүчеләр өчен ветераннар исеме турында закон кабул ителәчәк

Дәүләт җыелышы - Корылтай депутатлары якындагы пленар утырышта "Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары турында" Башкортстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү турында" закон проектын карарга планлаштыра.

Дәүләт җыелышы - Корылтай депутатлары якындагы пленар утырышта "Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары турында" Башкортстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү турында" закон проектын карарга планлаштыра.
Дәүләт җыелышының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, әлеге башлангыч закон нормасының яңа редакциясен күздә тота, ул хәрби хезмәт ветераннарына карый торган хәрби хезмәткәрләр категориясен, шул исәптән запаска (отставкага) чыгучылар категориясен билгели.
- Аерым алганда, Кырым Автономияле Республикасы һәм Севастополь территорияләрендә урнашкан Украина Кораллы көчләре частьларында һәм оешмаларында хезмәт иткән кешеләр хәрби хезмәт ветераны исемен алалачак, - дип шәрехләде Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев. - Кырым һәм Севастополь Русиягә бөтенхалык референдумы нәтиҗәләре буенча кушылды, инде алты елдан артык аның тулы хокуклы субъектлары булып тора. Бу төбәкләрдә яшәүчеләрнең күбесе күчеп килгән, хәзерге вакытта илнең төрле төбәкләрендә, шул исәптән безнең республикада да яши. Русиянең тулы хокуклы гражданнары буларак, аларга социаль гарантияләр булырга тиеш. Әлеге закон проекты белән без Кырым халкына карата социаль гаделлек урнаштырырга ниятлибез.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас