Нефтекама шәһәрендә һәм Краснокама районында яшәүчеләр моның отышлы булуын ассызыклый.
Шушы көннәрдә генә Нефтекама шәһәрендә һәм Краснокама районында үзәктән еракта урнашкан торак пунктларны сөт продукциясе белән тәэмин итүнең мобиль эшчәнлек төре оештырылды.
Азык-төлек продуктларын ташу махсус термоконтейнерларда башкарыла, алар температураны сакларга (+4/-2) мөмкинлек бирә. Сөт продукциясе төялгән автомобильләр дүрт торак пунктка - Әмҗә, Энергетик, Арлан, Куян авылларына юнәлә.
- Бүген биредә сөт, кефир һәм эремчек ташламалы категорияле 24 балага тапшырыла. Пунктларның адресын үзгәртүгә кулланучылардан гаризалар кабул итү дәвам итә. Шуңа күрә "Сөт кухнясы" стационар пунктлары булган якындагы эре торак пунктларга йөрергә туры килгән кешеләр язма гариза калдырса, илтеп бирүне дә көйләргә мөмкин, - дип ачыклык кертә республиканың Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев.
- Элек бу ярдәмне алу өчен безгә Энергетик авылыннан Нефтекама шәһәренә барырга туры килә иде, ә бу 30 километрга якын, - дип сөйләде сөт продукциясен алучыларның берсе Елена. - Әлбәттә, бу берникадәр уңайсызлыклар тудырды. Шуңа күрә мин дә, авылыбызның башка халкы да “Сөт кухнясы” продукциясе белән машинаның килеп җитәчәге турындагы хәбәрне сөенеп кабул иттем.
Мобиль машинаның төгәл маршрутын һәм килү вакытын milkrb.ru сайтының «Новости» бүлегендә, шулай ук ВКонтактедагы «Сөт кухнясы» рәсми аккаунтларында (https://vk.com/mkukhnyarb) һәм Инстаграмда (https://www.instagram.com/moloch аша белергә була.
“Сөт кухнясы” халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итә. Бу эшчәнлек Русия Федерациясе Президентының “Башкортстан Республикасында өч яшькә кадәрге балаларны, йөкле хатын-кызларны, имезүче аналарны тулы кыйммәтле азык белән тәэмин итү турында”гы 2019 елның 30 декабрендәге 784 санлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла.