+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
23 Май 2020, 16:40

Сибайда тернәкләндерү үзәге төзеләчәк

Үзәк үзенчәлекле балалар белән эшләүче берничә учреждениене берләштерәчәк.

Үзәк үзенчәлекле балалар белән эшләүче берничә учреждениене берләштерәчәк.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның, Сибайга эшлекле сәфәре барышында шәһәр мэры Рөстәм Афзалов шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар өчен күпфункцияле тернәкләндерү үзәге төзү проектын тәкъдим итте.

Үзәк бер урында үзенчәлекле балалар белән эшләүче берничә учреждениене берләштерергә мөмкинлек бирәчәк: Сибай коррекция мәктәбе, Республика дистанцион белем бирү үзәге, мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләрне реабилитацияләү филиалы, Сибай зона психологик-медик-педагогик комиссиясе. Учреждение барлык сәламәтләндерү, белем бирү һәм социаль функцияләрне үзәкләштерергә тиеш.

Үзәк көн саен килеп йөрүче 300 балага исәпләнгән, аларның 40ы биредә тәүлек буе булачак. Объект буенча проект-тикшеренү эшләрен сентябрьгә тәмамлау планлаштырыла.

Радий Хәбиров реабилитация үзәге төзелешен 2021 елга Республика адреслы инвестицион программасына кертергә кушты.
“Үзенчәлекле балаларның әниләре белән очрашуда мин заманча өч тернәкләндерү үзәге төзергә вәгъдә бирдем: Уфада инде эш алып барабыз, ә Сибайда проектлауны тәмамлыйбыз, өченчесе буенча техник бирем әзерлибез. Нинди генә кыенлыкларга карамастан, мин аларны төзиячәкмен", — дип вәгъдә итте төбәк җитәкчесе.

Хәзерге вакытта Урал аръягында 2 321 мөмкинлекләре чикле - 2321, инвалид 716 бала исәпләнә.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас