Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалары булган аз керемле гаиләләргә түләүләрне арттырырга планлаштыра.
Бу хакта Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков Хөкүмәттә узган брифингта хәбәр итте.
"2021 елга безгә бу түләүнең гаилә кеременең җыелма күләмен формалаштыру өчен ни дәрәҗәдә җитәрлек булуын анализларга йөкләмә бирелде. Киләчәктә без аны арттыру мәсьәләсен карыйбыз", - ди министр.
Өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм итү программасы 1 июньдә старт алды. Бу түләүгә җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр хокуклы. Мондый гаиләләргә Русиянең аерым субъектында бала өчен яшәү минимумының яртысы түләнә, бу ил буенча уртача 5,5 мең сум тәшкил итә.
Башкортстанда бала пособиесе күләме - 4 894,5 сум, ә гыйнвардан июньгә кадәр чорны исәпкә алып 30 мең сум чамасы тәшкил итәчәк.
Фото: bashinform.ru