+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
3 июнь 2020, 11:10

Эшсезләр саны 3,6 тапкыр арткан

Республика Хөкүмәте вице-премьеры, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова эшсезлек проблемаларына багышланган брифинг үткәрде.

Республика Хөкүмәте вице-премьеры, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова эшсезлек проблемаларына багышланган брифинг үткәрде.

Әлеге министрлыкның оператив мәгълүматларына караганда, май ахырына республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 3,6 тапкыр арткан һәм 67 мең кешегә җиткән. Ведомствода бу хәл дәвам итәчәк, дип саныйлар, чөнки май азагында Русия Президенты Владимир Путин дәүләт ярдәменең яңа чаралары турында игълан итте. Аерым алганда, эшсезләргә максималь пособие түләүне тагын өч айга озайту турында.

— Икенчесе — теркәлгән эшсезләрнең өчтән бер өлеше бездә минималь пособие ала, чөнки алар озак эшләмәүче кешеләр. Мондый пособие күләме өч тапкыр арта — безнең республикада 5175 сумга кадәр. Безнең карашка, бу пособиене арттыру да кешеләрне җәлеп итәчәк, чөнки күпләр кечкенә сумма аркасында моңа кадәр эшезлек буенча исәпкә басмады. Әлеге башлангычлар күпчелек кешенең дәүләт ярдәме алу мөмкинлегенә китерәчәк. Шуңа күрә моны эшсезлек үсеше дип түгел, ә дәүләт ярдәменнән файдалана алачак кешеләр саны арту дип кабул итәргә кирәк, — дип билгеләп үтте вице-премьер.

Чарада билгеләнүенчә, элек республикада эшсезлек буенча түләүгә аена 134 миллион сум акча юнәлтелсә, апрельдә — 161 миллион сум, майда — 360 миллион сум тотылган, июньдә бу сумма 350 миллион сум булыр дип көтелә.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас