+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
5 июнь 2020, 07:15

Гаиләләргә яңа түләүләр: кемгә һәм күпме тиеш?

1 июньдә без иң халык­ара бәйрәмнәрнең берсе — Балаларны яклау көнен билгеләп үттек. Быелдан башлап, коронавирус эпидемиясе башланганчы ук, Президент Владимир Путин балалары булган гаиләләргә — яңа туган сабыйлардан алып, өлкәннәренә кадәр ярдәм итүнең моңарчы күрелмәгән чаралары турында игълан итте. Быел менә нинди яңалыклар бар.

1 июньдә без иң халык­ара бәйрәмнәрнең берсе — Балаларны яклау көнен билгеләп үттек. Быелдан башлап, коронавирус эпидемиясе башланганчы ук, Президент Владимир Путин балалары булган гаиләләргә — яңа туган сабыйлардан алып, өлкәннәренә кадәр ярдәм итүнең моңарчы күрелмәгән чаралары турында игълан итте. Быел менә нинди яңалыклар бар.
1. Ана капиталы
2020 елдан башлап беренче бала туганда 466 мең сум һәм икенче бала өчен, моңа өстәп, тагын 150 мең бирелә. Әгәр бер балагыз булса, икенчесе туганнан соң сез ана капиталының “тулы версиясен” алачаксыз, ягъни берьюлы 616 617 сум. Программа 2026 елга кадәр гамәлдә.
Аны алу өчен Күпфункцияле үзәккә (алдан язылу буенча), Пенсия фондына мөрәҗәгать итегез, яки “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша рәсмиләштерегез.
2. Балалар өчен нәрсәләр каралган?
— Декрет ялындагы эшсез атага яисә анага балага 1,5 яшь тулганчы пособие каралган. Башкортстанда аның минималь күләме 2020 елның июненнән ике тапкыр диярлек — 3375 сумнан 7764 сумга кадәр арта. Гариза язарга кирәкми, яңадан исәпләү автомат рәвештә ясалачак.
— Керемнәре бер кешегә ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр (бер кешегә аена 20 800 сум чамасы) 2020 елның гыйнварыннан өч яшькә кадәрге беренче һәм икенче балаларга 9600 сумга якын (элек яшь ярымга кадәр иде) айлык түләү алырга хокуклы.
— Өч яшькә кадәрге һәр балага (2017 елның 1 апреленнән башлап 2020 елның 30 июненә кадәр туган), ата-аналарның керем дәрәҗәсенә карамастан, апрель, май һәм июнь айлары өчен 5000 сум акча каралган. Гаризаны 2020 елның 1 октябренә кадәр “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша яки Пенсия фонды бүлегендә тапшырырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон:
8 (347) 229-71-36.
— Бер кешегә туры килгән керем 9804 сумнан кимрәк булган гаиләләрдә өч яшьтән җиде яшькә кадәр балаларга ай саен 4894,5 сум акча түләнә. Баланың яше ай көне буенча исәпләнә. Ягъни, әгәр сабыйга 1 июньдә өч яшь тулса, бу ай өчен ул акча алачак. Июнь аенда гаиләләр түләүләрне 2020 елның алты ае өчен берьюлы алачак, бу — һәр балага 30 мең сум тирәсе.
Мөһим момент: түләү алу өчен гаиләнең 16 яшьтән өлкәнрәк барлык әгъзалары да укырга яки эшләргә тиеш. Инвалидлар, инвалид балалар һәм аларны караучы кешеләр, авырлы хатыннар (20 атнадан), рәсми эшсезләр, күпбалалы гаиләнең авыл җирендә яшәүче эшкә сәләтле әгъзалары искәрмә булып тора.
Гаризаны Дәүләт хезмәтләре, Күпфункцияле үзәкләр, Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә яки почта аша бирергә мөмкин. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 282-46-81, 8 (347) 282-07-19.
— Өч яшьтән унбиш яшькә кадәр балаларга (11.05.2004-06.2017 елларда туганнар), ата-аналарның керем дәрәҗәсенә карамастан, 10 мең сум акча тиеш. Гаризаны “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша 2020 елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин. Бу хезмәт, шулай ук, Пенсия фонды бүлекчәләрендә һәм Күпфункцияле үзәкләрдә алдан язылу буенча күрсәтелә. Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 229-71-36.
— Әгәр балалары булган кеше 1 марттан соң эшен югалткан һәм рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгән икән, аңа 13949 сум күләмендә пособие гына түгел, балигъ булмаган һәр балага өчәр мең сум өстәмә дә каралган.
3. Ипотекага ярдәм
Өченче бала туганда дәүләт гаилә өчен 450 мең сум күләмендә ипотека кредиты түли. Документларны ипотека кредиты алган банкка бирергә кирәк. Ярдәмне бер генә тапкыр алырга мөмкин. Ягъни, әгәр гаилә 2020 елның июнендә өченче бала өчен 450 000 сум алса, 2022 елда дүртенче бала туа икән, субсидияне кабат бирмиләр.
Шулай ук, күпбалалы гаиләләргә, инвалид балалары булган гаиләләргә, инвалидларга, ялгыз ата-аналарга, шулай ук, 2020 елның 15 мартыннан 1 июненә кадәр эштән азат ителгән эшсезләргә дә ипотека өчен түләүгә 100 мең сумга кадәр субсидия каралган. Гариза белән үзеңнең банкыңа мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: +7 (347) 218-17-49, +7 (347) 218-17-42.
Моңа өстәп, ташламалы ипотека да бар. Әгәр гаиләдә икенче яки аннан соңгы бала 2018 елда һәм соңрак туган икән, гаилә ипотеканы 6 процент ставка буенча алырга мөмкин. Ул кредитны түләп бетергәнче гамәлдә. Әлеге программа буенча фатир яки йорт сатып алырга, шулай ук, булган кредитны рефинансларга мөмкин. Беренче взнос кимендә 20 процент тәшкил итә. Кредитның иң күп күләме — 6 миллион сум.
Сак булыгыз, мошенниклар!
Гаиләләр өчен яңа түләүләр турында игълан иткәннән соң Интернетта “Дәүләт хезмәтләре”, Пенсия фонды һәм башка дәүләт оешмаларының ялган сайтлары — клоннар пәйда булды. Экспертлар берничә дистә шундый фейкны исәпләгән. Мошенниклар чынга охшаган доменнарны терки. Ялган сайтның исеме, гадәттә, чыныннан бер яки ике хәрефе белән аерылып тора, ә дизайны шундый ук. Аларда җинаятьчеләр барлык ташламаларны һәм пособиеләрне тиз арада рәсмиләштерергә тәкъдим итә, ә чынлыкта шәхси һәм карта мәгълүматларын җыялар.
— Адреслы юлны игътибар белән карагыз. Дәүләт хезмәтләренең рәсми сайты — www.gosus-lugi.ru, ә Пенсия фонды идарәсенеке — www.pfrf.ru. Барлык по­собиеләр һәм субсидияләр аларда гына рәсми­ләштерелә.
— Дәүләт сервисларының рәсми мобиль кушымталарыннан файалану яхшырак — аларның фейкын эшләү күпкә катлаулырак.
— Әгәр сез компьютердан бөтенләй файдалана белмисез икән, булашмагыз, якындагы Күп­функцияле үзәккә мөрәҗәгать итегез.
Читайте нас