+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
11 июнь 2020, 11:15

Шәфкатьлелек – яхшы дәва

“Баймак” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгендә ачык күңелле, шәфкатьле хезмәткәрләр эшли. Шундыйларның берсе – Лилия Сабитова.

“Баймак” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгендә ачык күңелле, шәфкатьле хезмәткәрләр эшли. Шундыйларның берсе – Лилия Сабитова.
Лилия Шамил кызы дистәләгән өлкән кешенең өйләренә йөреп ярдәм күрсәтә. Җаваплы, хезмәт сөючән ханым ярдәмгә мохтаҗлар белән уртак телне тиз таба. Коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча мөһим эшкә дә зур игътибар бүлә ул.
Лилия Сабитова аның карамагында булган өлкән яшьтәгеләргә хуҗалык эшләрендә дә ярдәмләшә, азык-төлек, дарулар, беренче кирәк-ярак әйберләре дә алып кайта. Хезмәт җиңелләрдән түгел, күп көч, түземлек таләп итә. Өлкәннәр күңел җылысына, яхшы сүзгә дә мохтаҗ. Лилия ханым аларны тыңлый да, юата да белә.
Җаваплы хезмәткәр изоляциядә булган гражданнар янына да йөри, аларга шалтыратып тора.
Социаль хезмәткәрләр дә, волонтерлар да – безнең заман геройлары бит ул.
Фото: “Баймакский вестник”
Читайте нас