+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
14 июнь 2020, 07:45

Белешмәләр җыеп мәшәкатьләнмәячәкбез

Русиялеләрне пособиеләрне һәм социаль түләүләрне рәсмиләштерү өчен белешмәләр җыю зарурлыгыннан азат иттеләр.

Русиялеләрне пособиеләрне һәм социаль түләүләрне рәсмиләштерү өчен белешмәләр җыю зарурлыгыннан азат иттеләр.

Тиешле боерыкка премьер-министр Михаил Мишустин кул куйды.

Кирәкле мәгълүматны, шул исәптән өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр балалы гаиләләргә түләүләр өчен, дәүләт органнары ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек барышында алачак, диелә аңлатма язуында.

Аерым алганда, күрсәтмә түләүләр билгеләү өчен төбәк хакимиятләре файдалана алачак мәгълүмат исемлеген киңәйтә. Сүз, шул исәптән, Социаль страховкалау фонды, Русия Пенсия фонды, Росреестр һәм Федераль салым хезмәте мәгълүматлары турында бара.

Элегрәк Президент Владимир Путин Хөкүмәт алдына русиялеләр өчен социаль ярдәм алуны мөмкин кадәр гадиләштерү бурычын куйды.

Фото:
oka.fm
Читайте нас