Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы эштән туктап торучы яки тулы булмаган эш көнендә эшләүче хезмәткәрләр санының кимүен билгели.
Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә республика Хөкүмәте вице-премьеры Ленара Иванова белдерде. Төбәк өчен максималь сан 130 мең кеше булса, бүген 120 меңнән артык эшче теркәлгән, "ләкин барыбер бу бик зур сан", дип таныды ул.
"Бүген "удаленка”да 81,5 мең кеше эшли, 23 мең кеше эштән туктап тора, 16 меңгә якын кеше тулы булмаган эш режимында хезмәт сала, — дип хәбәр итте Ленара Иванова. — Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына мәшгульлек мәсьәләләрен тотрыклыландыру өчен ярдәм алуга запрос җибәрелде һәм якын арада карар кабул ителер, дип өметләнәм. Гомумән, без барысын да көндәлек контрольдә тотабыз. Хезмәт базарында хәл кискенләшүгә юл куелмады”.
Фото: bashinform.ru