+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
19 июнь 2020, 07:35

Эш бирүче! Хезмәткәрләреңне макта!

Эш бирүчеләрне хезмәткәрләрен хупларга мәҗбүр итәчәк закон проекты әзерләнә.

Эш бирүчеләрне хезмәткәрләрен хупларга мәҗбүр итәчәк закон проекты әзерләнә.

«Бердәм Русия» депутатлары Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш биргәннән соң, Дәүләт думасына эш бирүчеләрне хезмәткәрләрне әхлакый һәм матди яктан кызыксындыруга мәҗбүр итә торган закон проектын кертергә ниятли. Хәзер Русиянең төп законына социаль партнерлык һәм хезмәткә хөрмәт турында гомум нигезләмәләр кертелә.

Алар соңрак аерым документлар белән конкретлаштырылачак.

Фракция рәисенең беренче урынбасары Андрей Исаев белдергәнчә, төзәтмәләр белән социаль партнерлык кысаларында гражданнарның бурычларын һәм хокукларын баланслау принципларын гамәлгә ашыру дәүләткә йөкләнә.

Алар барысы да алга таба Хезмәт кодексында ныгытылырга тиеш. Шул исәптән, эш бирүчеләргә хезмәт ияләрен әхлакый һәм матди кызыксындыру формаларын булдырырга мәҗбүр итүче норма барлыкка килергә тиеш.

"Югары уку йортына керү өчен рекомендацияләр, грамоталар, Рәхмәт хатлары, өстәмә ял көннәре һәм Мактау такталары стимул булырга мөмкин. Парламентарийлар шулай ук хезмәт ветераннарына ярдәм итү һәм остазлык системасын закон белән ныгытырга ниятли", - ди Андрей Исаев.

ЛДПР фракциясе рәисе урынбасары, Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов рәхмәт һәм бүләкләү — яхшы эш, дип белдерде. Әмма, аның фикеренчә, социаль партнерлыкны минималь хезмәт хакын арттырып үстерергә кирәк.

Бәйсез профсоюзлар федерациясе башлыгы Михаил Шмаков, киресенчә, башлангычны хуплады.

Элегрәк Шмаков хәбәр иткәнчә, Конституциягә МРОТ турындагы төзәтмәне кертү намуссыз эш бирүчеләрне законны үтәргә мәҗбүр итәчәк һәм аны бозучыларны тоту җиңелрәк булачак.

Фото: pest-stop.ru
Читайте нас