“Гаилә” хезмәтенең Караидел бүлекчәсе район сулышын иң яхшы тоючылардан ул!
Гаилә. Ир белән хатын. Алар арасындагы мөнәсәбәт. Кыенлыклар. Авырлыклар. Матур гына башланган гаиләне тормышыбызда нинди генә сынаулар көтми! Хыянәт. Ирнең яисә хатынның яман гадәтләре. Аерылышу. Балаларны тәрбияләүдәге үзара четерекле мөнәсәбәтләрне хәл итү. Кемнеңдер чирләп китүе. Балалар сәламәтлеге... Элегрәк бу кыенлыкларны җиңеләйтергә партком секретаре, профсоюз идарәсе, “атакай” апалар ирне яисә хатынны акылга утыртса, бүген аларга кем ярдәм итә?
Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы каршында эшләп килүче 17 үзәк арасында Тәтешле районындагы “Гаилә” хезмәте җиде районны берләштерә. Алар — Тәтешле үзе, Караидел, Аскын, Балтач, Борай, Яңавыл һәм Мишкә районнары. Шуның Караидел районында эшләп килүче бүлекчәсе белән без анда командировкада булганда таныштык.
Кыскача гына әйткәндә, бу хезмәт авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән эшли. Аның эшчәнлегенең берсе — шушы категория кешеләренә түләүсез социаль хезмәтләр — шәхси һәм гаилә консультацияләре күрсәтү. Үзең һәм гаиләң кыен хәлдә калганда әлеге хезмәт штатында булган психолог стрессны җиңәргә, тормыштагы кризисларны ерып чыгарга, якын кешеңне югалтканда һөнәри дәрәҗәдә юатырга һәм ахыргы адымга барудан саклап калырга, хәлеңне җиңеләйтергә ярдәм итәчәк. Монысы әле психолог ярдәме генә. Күп очракта юридик яктан шактый мәгълүматсыз безнең халыкка юрисконсульт та ярдәмгә киләчәк. Ни дисәң дә, социаль пособиеләр, мирас бүлешү, туендыручысын югалткан хатынга һәм балаларга пособиеләр билгеләү кебек мәсьәләләрнең бөтен нечкәлекләрен күбебез белеп тә бетерми.
Ничә гаилә булса — проблемалар аннан да күбрәк. Әнә шундый мәсьәләләрдә, гаиләгә, әти-әниләр һәм балалар хокукларын якларга кирәк булганда халык нәкъ менә “Гаилә” хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала.
— Күпләр безнең хезмәтнең әһәмиятен һәм аның көндәлек тормышыбызда нинди роль уйнавын, кызганычка каршы, аңлап бетерми, — ди Караидел районының “Гаилә” хезмәте җитәкчесе Роза Хәбибуллина. — Гаиләләрне комплекслы яклау — ул гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү. Аның тәгаенләнеше — ир белән хатын корган учакны төрле хәвеф-хәтәрләрдән саклау һәм, ведомствоара хезмәтләрне җәлеп итеп, андагы иминлекнең яклануын тәэмин итү. Моңа, югарыда телгә алынганча, психологик кына түгел, медицина, педагогия, юридик һәм социаль ярдәм төрләре дә керә.
— Гаиләнең матди авырлык кичерүе бик тиз күзгә ташлана, монда аның ничек яшәвенә, нәрсә белән туклануына, балаларының өс-башына күз салу да җитә кебек. Ә аның нинди педагогик ярдәмгә мохтаҗ булуын ничек билгели аласыз, сезнең штатта педагоглар юк бит? — дип сорыйм Роза Мөхәммәтдин кызыннан.
— Безнең штатта гаилә белән эшләүче ике белгеч бар. Алар борчулы сигнал килгән гаиләләрдә була, андагы хәл-шартларны бәяли, анкеталар тутыра, ата-бабаларының нәрсәгә осталыгын яисә яман гадәтләрен өйрәнә, күршеләрен тыңлый. Ә инде педагогик ярдәмгә килгәндә, безнең белгечләр авыл старостасын да, Хатын-кызлар советы әгъзаларын да, балалар бакчасы тәрбиячесен дә, мәктәп укытучысын да тыңлый. Өстәвенә, опека һәм попечительлек, балигъ булмаганнар комиссиясе органнары белән дә без даими элемтәдә. Шулардан алынган мәгълүматлар һәр гаилә һәм андагы социаль-психологик, тәрбияви мохитнең тулы картинасын күзалларга мөмкинлек бирә.
— Сезне тыңласаң, “Гаилә” хезмәте күзәтчелек органына охшап кала...
— Юк, алай түгел. Без кү-зәтчелек органы да, җәза бирүчеләр дә түгел. Без — ярдәм итүчеләр. Көндәлек тормышыбызда без гаиләнең яклауга, саклауга никадәр мохтаҗ булуын күз алдыбызга да китермибез, ә андыйлар нык һәм бик күп. Авыр тормыш хәлендә калу ул бит матди мохтаҗлык кичерү генә түгел. Алар — күпбалалы да, тулы булмаган да, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр дә. Ә күпме ялгызлар? Ялгыз аналар, ялгыз аталар, ялгыз картлар, ялгыз чирлеләр... Көн саен яңалыклардан ишетеп торабыз — күпме ялгыз кеше фатирында атналар буе үлеп ята?! Шундыйларны кем хәстәрләр? Бу хакта уйлавы да куркыныч. Безнең өчен иң мөһиме — гаиләне социаль хәстәрлек белән урату, курчалау, яклау.
Роза Мөхәммәтдин кызы сөйләвенчә, алар карамагында халыкның социаль яклауга мохтаҗ өч категориясе бар: шуларның берничәсе — “ашыгыч” чор (өч айга кадәр), икенчесе — “кризис чоры” (ярты елга кадәр, аларның мәсьәләләрен хәл итү өчен күбрәк вакыт таләп ителә), өченчесе — “база дәрәҗәсе”. Соңгылары психик сәламәтлеге, хокукый ярдәм вакыты сузылу белән бәйле булуы ихтимал. Аларның төрле категориясенә төрлечә ярдәм таләп ителә — кемгә юридик, кемнең гаиләсендәге авыруны дәвалауга табиблар ярдәме кирәк була, кемгәдер педагогларның катнашлыгы таләп ителә.
— Менә, мәсәлән, күптән түгел бер гаиләгә ярдәм итәргә тырыштык, — ди Роза ханым. — Хатыны эчә. Ире өч баласына әти дә, әни дә, табиб та, укытучы да, хуҗалык алып баручы да, сыерын да үзе сава, имезми генә. Андыйларга социаль ярдәм чаралары каралган. Ләкин без, әлбәттә, әлеге ярдәм акчасын андый аналар картасына күчермибез, чөнки ышаныч юк, ярдәмнең гаиләгә, балаларга барып җитәчәгенә өмет юк. Шуңа да күрсәтелүче ярдәмнең адреслы булуы мөһим, ул социаль контракт нигезендә тормышка ашырыла. Аларга беренче чиратта кирәк булган товарлар белән ярдәм күрсәтелә. Ул товарлар — көнкүреш техникасы, кием-салым, савыт-саба, балалар өчен урын кирәк-яраклары, коляскалар һ.б. Апрельдә башланган бу ярдәм чаралары безнең районда 15 гаиләгә тәгаенләнәчәк.
Роза ханым сөйләвенчә, “Гаилә” хезмәтенең ярдәмнәре күптөрле. Алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә дә зур ярдәм күрсәтә. Социаль технологияләр үзәгенең “Каршылыкларны җиңеп” дип аталучы программасы чикләрендә “Минем белән йөреп кер” акциясендә дә алар актив катнашкан. Бу чара инвалид балаларның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм аларның җәмгыятькә күнегүен җиңеләйтүгә юнәлтелгән. Ә инде әлеге категория сабыйлар арасында “Принцессалар балы” һәм “Рыцарьлар турниры”, аңлашылуынча, аларны җәмгыятьнең тулы хокуклы гражданнары итеп тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Фәнис Гәрәев.
Караидел районы.