Рәсми рәвештә аз керемле дип танылган кешеләр эшкә урнашкан очракта 90 мең сумнан артык акча алырга мөмкин.
Бер яшәү минимумы күләмендә максатлы ярдәм (Башкортстан өчен - 10 434 сум) 9 ай дәвамында дәүләт социаль контракт программасы кысаларында эшкә урнашкан кешенең хезмәт хакына кушылачак, дип белдерде республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Фәнүр Шәйхисламов социаль ярдәм чараларына багышланган онлайн-брифингта.
Аның сүзләре буенча, Башкортстан әлеге программа тормышка ашырыла торган 25 сынау төбәге арасына кергән. Мондый мөмкинлектән аз керемле гражданнар гына файдалана ала. Моның өчен аларга яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына яки мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
"Социаль контракт төзелгән очракта кеше эшкә урнашканда үзенең рәсми хезмәт хакына бер яшәү минимумы күләмендә өстәмә акча ала. Әйтик, сез 20 мең сум хезмәт хакы аласыз, шуңа кушып сезгә 10 мең сумнан артык өстәмә түләү тиеш. Сезнең гомум керемегез 30 мең сумга якын тәшкил итәчәк ", - дип аңлатты программаның өстенлеген ведомство вәкиле.
Фәнүр Шәйхисламов белдерүенчә, мондый өстәмә түләүне 9 айга кадәр алырга мөмкин, әмма рәсми эшкә урнашкан очракта гына. Быел мондый чаралар белән республиканың аз керемле 1800 гражданы файдалана ала.
“Без кешеләрнең эшләве һәм үз гаиләләрен үзләре карап торуы яклы, - дип билгеләде вице-премьер, Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - Бүген күрсәтелгән социаль ярдәм чараларының күпчелегенең вакыты чикләнгән, шуңа күрә инде хәзер үк эш һәм киләчәк турында уйларга кирәк".
2020 елдан Башкортстан гражданнарның реаль керемнәрен күтәрү һәм ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметү буенча сынау төбәкләре исемлегенә керде. 2024 елга кадәр исәпләнгән проект ел саен федераль бюджеттан - 375 миллион сум һәм республика бюджетыннан 51 миллион сум бүлеп бирүне күздә тота. Бу программа Башкортстанда "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга актив ярдәм итәчәк. Чөнки, нәтиҗәдә, социаль контракт нигезендә максатлы ярдәм төбәктә шәхси эшкуарлар санын сизелерлек арттырырга мөмкин.
Шул рәвешле, якындагы өч ел дәвамында республика социаль контрактлар төзүгә бер миллиард сумнан артык акча алачак. Һәм быел ук халыкка максатлы ярдәм программасын финанслау 427 миллион сумга кадәр артачак.