+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
23 июнь 2020, 08:40

Эшсезләр саны 80 меңнән артты

Башкортстанда рәсми эшсезлек дәрәҗәсе гыйнвардан 4,4 процентка арткан.

Башкортстанда рәсми эшсезлек дәрәҗәсе гыйнвардан 4,4 процентка арткан.

"Бүгенге көнгә 80 326 кеше эшсез дип танылды", - дип хәбәр итте бүгенге брифингта Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. Рәсми булмаган эшсезлек, фаразланганча, 13-14 процентка кадәр арткан.

Мәшгульлек үзәкләренә барлыгы 85 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Эшсезләрнең 35 проценты 1 марттан соң эшен югалткан.

23 июньгә пособиене республиканың 73 мең кешесе ала, шуларның 51 проценты - минималь күләмдә.

12 мең эшсез дип танылган кеше (якынча 33 процент) 18 мең балага арттырылган пособие алган.

Пандемия чорында барлыгы 80 700 эшсез төрле ярдәм чаралары алган. Аларга 1 миллиард сум тирәсе түләнгән, бер кешегә уртача 10 мең сумнан артык. Тагы да өстәмә акчага запрос эшләнгән, республикага тиздән 1,6 миллиард сум киләчәк, дип хәбәр итте министр.

Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, илдә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны июнь башына 2,09 миллион кеше тәшкил иткән. Ә Росстат мәгълүматлары буенча, апрельдә илдә эшсезләрнең реаль саны 4,3 миллион кеше исәпләнгән, пособиене 1,1 миллион кеше алган.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас