+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
26 июнь 2020, 13:45

10 мең сум бирелә башлаячак

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә 10 мең сум күләмендә яңа түләү турында карарга кул куйды.

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә 10 мең сум күләмендә яңа түләү турында карарга кул куйды.

Июнь аенда акча алган кешеләргә июльдә аны автоматик рәвештә исәплиләр.

"Өч яшькә кадәр балалар өчен айлык түләүләр яки 3тән 16 яшькә кадәр балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган ата-аналарга яңадан гариза бирергә туры килмәячәк. Аларга акча Пенсия фонды карамагында булган мәгълүматлар нигезендә күчереләчәк", - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта мондый пособиеләрне рәсмиләштерергә өлгермәгән кешеләр 1 октябрьгә кадәр гариза бирергә тиеш булачак. Аларга июнь-июль айлары өчен акча бергә түләнәчәк.

Русия Президенты Владимир Путин балалы гаиләләргә тагын ярдәм итәргә кушты. Яз көне ул апрельдән июньгә кадәр өч яшькә кадәр һәр балага 5 мең сум түләргә тәкъдим итте. Өч яшьтән алып 16 яшькә кадәр балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.

23 июньдә русиялеләргә мөрәҗәгать иткәндә Владимир Путин 10 мең сум күләмендә пособие тагын түләнәчәк диде. Мондый финанс ярдәмен 16 яшькә кадәр балалары булган барлык гаиләләр алачак. 25 июньдә Хөкүмәт утырышында Михаил Мишустин хәбәр иткәнчә, бу максатларга 270 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас