Федераль законнарга ярашлы, 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарга айлык акчалата компенсация бирелә башлаячак.
Әлеге ярдәмне безнең республикада 500 мең кеше алырга тиеш. Бу ничек башкарыла? Һәр льготник буенча, коммуналь хезмәтләргә түләүләрдән чыгып, аның шәхси өстәмәсе исәпләнәчәк. Әле социаль хезмәтләр шуны исәпләү белән мәшгуль.
Шуны да аңларга кирәк, нәтиҗәдә кемнеңдер түләүләре кимергә мөмкин, чөнки алар коммуналь хезмәтләр өчен күпме түләүгә бәйле, ягъни, әгәр кеше коммуналь хезмәтләр өчен бөтенләй түләмәсә, ул компенсация алмаячак. Әгәр дә күбрәк түләсә, ЕДК күләме дә күбрәк булачак. Түләүләр куллану нормативы һәм торак мәйданның социаль номалары белән чикләнә (өч һәм аннан да күбрәк кешедән торган гаиләнең бер кешесенә -18 квадрат метр, ике кешегә - 42 квадрат метр, ялгыз яшәүче гражданга 33 квадрат метр өчен түләнәчәк).
Бу түләүләр пенсия белән бәйле түгел. Пенсия белән бергә килсәләр дә. Бу юнәлештә эш бара һәм кемгә тиеш, ул бу түләүләрне алачак.
Фото: korolevriamo.ru