+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
29 июнь 2020, 12:35

Балаларга яңа түләүләр башлана

Республикада 3-7 яшьлек балаларга айлык акчалата түләүләр гамәлгә кертелә.

Республикада 3-7 яшьлек балаларга айлык акчалата түләүләр гамәлгә кертелә.

Моңа кадәр түлүләр беркайчан да гражданның гаризасы буенча гына бирелмәде. Арытаба түләү алучы һәр кеше турында мәгълүматны Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре электрон төрдә җыя. Гражданны борчымыйлар. Шул ук вакытта аның бөтен керемнәре исәпкә алынырга тиеш. Бу бик зур эш, шуңа да ул республикада туктаусыз бара.

Агымдагы елның беренче яртысында федераль бюджеттан әлеге пособиеләрне түләүгә 945,5 миллион сум бүленгән, шуның 600 миллион сумы түләнгән дә инде. Бүген тагы да 10 мең балага акча күчерү планлаштырыдла.

Июньдә майда тапшырылган барлык гаризалар каралырга тиеш иде. Июльдә гариза биргән барлык ата-ана акча алачак, алмаса, сәбәпләре аңлатылачак.
Әлеге мәгълүматларны эшкәртү буенча эш бик күләмле. 20 майдан социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре 1500000 запрос җибәргән. Аларның барысы буенча да җавап алынмаган әле.

Июнь башына Дәүләт хезмәтләре порталына безнең төбәктән 55 меңнән артык гриза тапшырылган. Шуларның 40 меңе - өч атна эчендә. 14 мең кеше гаризаны кабаттан биргән, чөнки аларда мәгълүмат тулы булмаган.

Фото: lenta.ru
Читайте нас